Сезгә нык сәламәтлек, күңел тынычлыгы, бәхетле, тыныч тормыш, озын гомер телибез.
Мең теләкләр әйтеп сезгә,
Туган көнегез белән котлыйбыз.
Ходай Тәгаләдән иң зур байлык -
Саулык-сәламәтлек сорыйбыз.
Ак бәхетләр теләп атсын таңнар,
Кояш көлсен тормыш күгегездә.
Теләкләрнең изге, кайнарларын
Юллыйбыз без туган көнегездә.
Иң изге теләкләр белән абыйсы Илшат, Эльмира, Лилия-Руслан, Тимур, Артур.