Вперед

Пестречинский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Поздравления

Хөрмәтле Рәис Фарукович СИРАЧЕВНЫ ихлас күңелдән юбилее белән котлыйбыз.

03 ноября 2017, 12:16

904

0

0

Хөрмәтле  Рәис Фарукович СИРАЧЕВНЫ ихлас күңелдән юбилее белән котлыйбыз.

Сез искиткеч сыйфатларга ия шәхес. Сез тугры дус та, ышанычлы юлдашчы да, миһербанлы, шәфкатьле , тыйнак, түземле, гадел, намуслы булуыгыз белән башкалардан аерылып торасыз.

Аллаһы Тәгалә сезгә саулык-сәламәтлек, күңел тынычлыгы, гаилә шатлыгы, кайгы-хәсрәтсез көннәр, балаларыгызның игелекләрен күреп, күңел җылысын тоеп, бергә-бергә күңелле итеп, озын-озак яшәргә насыйп итсен. Һәр туган көн сезгә чиксез шатлык-куанычлар алып килсен, эшеңдә бары тик уңышлар гына юлдаш булсын. Тугры дусларыгызның ярдәмен, якыннарыгызның күңел җылысын тоеп гомер кичерегез.

Теләкләрнең кайсын теләсәк тә,

Аз булыр күк сезнең хөрмәткә.

Аяз булсын мәңге күңел күгегез,

Без калабыз шушы теләктә.

Зур бәхетләр юлдаш булсын сезгә,

Көннәрегезне шатлык бизәсен.

Сәламәтлек - ярты бәхет, диләр,

Шушы бәхет читләп үтмәсен.

Гомер үткән саен яшәрә күңел,

Ул шулай мәңгегә килгән җыр.

Яшәгән саен яшисе килә,

Яшәреп яшисе чын дуслар белән.

Иң изге теләкләр белән Хәйбулловлар, Булатовлар, Мортазиннар, Шәяхмәтовлар, Нургалиевлар, Мөхәммәтҗановлар, Кәбировлар, Морозовлар, Леушиннар, Әхмәтшиннар гаиләләре.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса