Ленино-Кокушкино авылында яшәүче әниебез, дәү әниебез ЗАРИПОВА Гөлсинур Галләм кызының 4 декабрьдә туган көне – 65 яшьлек юбилее. Әниебез!
Туган көнең - юбилеең белән
Чын күңелдән сине котлыйбыз.
Сәламәтлек, шатлык-куанычлар,
Күңел тынычлыгы телибез.
Салкын карлы кышта тусаң да син,
Яз кояшы һәрчак күңелеңдә.
Һәрвакытта йөзең көләч булсын,
Балкып яшә гомер-гомергә.
Теләкләрнең кайсын теләсәк тә,
Аз булыр күк синең хөрмәткә.
Аяз булсын мәңге күңел күгең -
Без калабыз шундый теләктә.
Иң изге теләкләр белән Резидә, Ралинә, Айнур, Алинә, Ясминә, Ринат, Илзирә, Аделина, Регина, кода-кодагыйларың.