Керәшен Сәрдәсе авылында туып-үсеп, хәзерге вакытта Питрәчтә яшәүче КОЗЛОВ Николай Николаевичның 60 яшьлек юбилее!
Шатлык белән яшә, хәсрәт күрмә,
Тыныч булсын һәрчак күңелең.
Бәрәкәтле матур тормыш сиңа,
Кояшларга тиңе гомернең.
Сәламәтлек ташламасын сине,
Һәрбер көнең үтсен шатлыкта.
Яшәү яме, дөнья иминлеге
Юлдаш булсын сиңа картлыкта.
Кызганма син үткән елларыңны,
Яшәү үзе җирдә зур бәхет.
Юбилеең белән котлап сине,
Сәламәт бул, дибез һәрвакыт!
Иң изге теләкләр белән Валерий, Людмила, Ангелина, Анита.