Вперед

Пестречинский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Поздравления

Ленино-Кокушкино авылында яшәүче кадерле тормыш иптәшем, әниебез ШӘФИГУЛЛИНА Наҗия Газизулла кызын ихлас күңелдән 45 яшьлек юбилее белән котлыйбыз.

07 марта 2018, 02:20

844

0

0

Ленино-Кокушкино авылында яшәүче кадерле тормыш иптәшем, әниебез ШӘФИГУЛЛИНА Наҗия Газизулла кызын ихлас күңелдән 45 яшьлек юбилее белән котлыйбыз.

Сиңа нык сәламәтлек, күңел тынычлыгы, кайгы-хәсрәтсез көннәр, якыннарыңның күңел җылысын тоеп, игелекләрен күреп, бәхетле озын гомер кичерүеңне телибез. Киләчәгең җыр кебек матур, кояш кебек якты булсын. Туачак таңнарың һәрвакыт нурлы, күк йөзең һәрвакыт аяз булсын.

Изге теләкләрдән, назлы сүздән башка

Табып булмый олы бүләкне.

Безнең өчен бик тә кирәкле син,

Бик тә якын, бик тә кадерле.

Кешелекле бит син, изге җанлы

Ярдәмчел син дуска, туганга.

Синнән газиз кеше бармы икән

Без бәхетле тик син булганга.

Иң изге теләкләр белән тормыш иптәшең Илшат, улың Илдар, кызың Илвина.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
2
X