Вперед

Пестречинский район

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Поздравления

Күн авылында яшәүче кадерле энебез МӘННАПОВ Фәнис Харис улына 13 мартта 50 яшь тулды.

14 марта 2018, 06:54

902

0

0

Күн авылында яшәүче кадерле энебез МӘННАПОВ Фәнис Харис улына 13 мартта 50 яшь тулды.

Тормышыбызга ямь өстәп, авырмыйча, кайгы-хәсрәт күрми, озын гомер итүеңне, гаилә шатлыгы, балаларыңның, якыннарыңның игелеген күреп яшәргә язсын сиңа. Ныклы тазалык, озын гомер, ак бәхетләр белән мул тормышта яшәвеңне телибез.

Күңелең гел изгелектә,

Сокланып һич туймыйбыз.

Юбилей - бәйрәмең белән

Чын күңелдән котлыйбыз.

Йөрәгеңә җыйган яхшылыклар

Изгелекләр булып кайтсыннар.

Туар таңнар алып килсен сиңа

Сәламәтлек, бары шатлыклар.

Яз башында ахры тугангадыр,

Май кояшы кебек җылы син.

Кече җанлы, саф күңелле,

Изгелекләр белән тулы син.

Бәйрәмеңнең матур хатирәсе

Күңелеңдә калсын уелып.

Тәбриклибез сине чын күңелдән

Барыбыз да бергә җыелып.

Иң изге теләкләр белән әниең Рузилә, тормыш иптәшең Миләүшә, кызың Фәнзилә, улың Ранис, апаларың Рәфисә, Минзифа, җизнәләрең Рәфис, Илдар, энеләрең Раил, Илназ, Илнар, сеңелләрең Илнара, Ленара, Гөлназ.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса