Кадерле тормыш иптәшем, яраткан әтиебез - ЧЕТВЕРГОВ Олег Валерий улын 35 яшьлек юбилее белән тәбрик итәбез!

Аңлашабыз сүзсез дә без
Күз карашлары белән.
Саулык, сәламәтлек телимен мин
Сиңа чын күңелемнән.
Мин - син диеп,
Син - мин диеп,
Җан атабыз гел бергә.
Хөрмәт итеп бер-беребезне
Яшик әле гомергә.
Юбилеең белән котлап сине,
Бәхет телибез күп итеп!
Яратабыз кызың белән
Сине бик тә өзелеп!
Иң изге теләкләр белән тормыш иптәшең Зөлфия, кызың Азалия.