Алга

Питрәч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Котлаулар

Хөрмәтле хезмәттәшебез ФЕДОРОВА Лидия Ивановнаны ихлас күңелдән тугна көне белән котлыйбыз.

27 мая 2018, 05:51

938

0

0

Хөрмәтле хезмәттәшебез ФЕДОРОВА Лидия Ивановнаны ихлас күңелдән тугна көне белән котлыйбыз.

Син бик сабыр, тыныч холыклы, мәрхәмәтле, ярдәмчел кеше. Киләчәктә дә шулай  киң күңелле, ачык йөзле, олы йөрәкле булып кал.  Сиңа аяз күк йөзе, шомырт чәчкәседәй ак бәхетләр, корычтай нык сәламәтлек, кояштай озын гомер, чиксез шатлыклар телибез. Балаларыңның, якыннарыңның игелеген күреп, тигезлектә  яшәргә насыйп итсен сиңа Ходай.

Котлыйбыз сине туган көнең белән,

Шау чәчәкле айда тугансың.

Шуңа күрәдерме ягымлы да,

Син, сабыр һәм тыныч булгансың.

Май кояшы нурын сипкән кебек,

Ташып-тулып килсен бәхетең.

Сәламәтлек, уңыш юлдаш булсын.

Чынга ашсын хыял, өметең.

Иң изге теләкләр белән редакция хезмәткәрләре.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса