Алга

Питрәч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Котлаулар

Хөрмәтле социаль яклау системасы хезмәткәрләре һәм социаль хезмәт ветераннары!

08 июня 2019, 06:46

875

0

0

Хөрмәтле социаль яклау системасы хезмәткәрләре һәм социаль хезмәт ветераннары!

Сезне һөнәри бәйрәм – Социаль хезмәткәрләр көне белән чын күңелдән котлыйм!
Сезнең һөнәр кешеләргә игелек һәм шәфкатьлелек бүләк итәр өчен яратылган. Сез бөтен көчегезне куеп башкарган эш намуслы мөнәсәбәт, күңел игелеклеге, зур сабырлык һәм кеше хәленә керә белүчәнлек таләп итә.
Алга таба да сезнең эшчәнлегегез югары профессиональлек, сизгерлек, киң күңеллелек белән аерылып торачагына, кешеләрнең рәхмәтенә ирешеп хезмәт куячагыгызга ышанам.
Бу бәйрәм көнендә сезгә үз хезмәтегездән канәгатьлек алуыгызны, нык сәламәтлек, күпьеллык актив эшчәнлек, кызыклы идеяләр һәм алга таба да уңышлар телим!
Хезмәт ветераннарына, гомеренең күп елларын социаль хезмәткә биргән, хәзер лаеклы ялда булучыларга аерым рәхмәт белдерәсем килә. Фидакарь хезмәтегез һәм кешелеклелегегез өчен рәхмәт сезгә.
Сезгә һәм якыннарыгызга нык сәламәтлек, уңышлар, гаилә бәхете телим!


Рәшидә Сәхәбиева,
Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының Питрәч муниципаль районындагы социаль яклау бүлеге башлыгы.

 

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса