Алга

Питрәч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Котлаулар

Күн авылында яшәүче кадерле тормыш иптәшем, әтиебез, бабабыз ШӘРИПОВ Малик Хатыйп улын 80 яшьлек юбилее белән чын күңелдән тәбрик итәбез.

11 июля 2018, 11:04

978

0

0

Күн авылында яшәүче кадерле тормыш иптәшем, әтиебез, бабабыз ШӘРИПОВ Малик Хатыйп улын 80 яшьлек юбилее белән чын күңелдән тәбрик итәбез.

Һәр балаңның игелеген күреп,

Гел сөенеп кенә яшә син.

Сиңа шатлык, бәхет теләгәндә

Амин, диеп торсын фәрештә.

Һәрбер иртә сине куандырып,

Шатлык белән яңа таң атсын.

Күзләреңне сагыш яше түгел,

Шатлык яше генә чылатсын.

Куанычлар гына алып килсен

80 яшең – олы бәйрәмең.

Әтиебез – безнең кадерлебез,

Без бәхетле җирдә син барга.

Фәрештәләр кунсын иңнәреңә

Туган көнең белән котларга.

Төрле чакны, әти, күргәнсеңдер,

Йөрәгеңдә күптер яра да.

Киңәшчебез, терәгебез булып,

Озак яшә безнең арада.

Иң изге теләкләр белән тормыш иптәшең Саимә, балаларың, оныкларың.

 

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса