Шәле авылында яшәүче кадерле апабыз ГАЙСАРОВА Рәмзия Гали кызын юбилее белән чын күңелдән котлыйбыз!

Сиңа озын гомер, бәхет-шатлыклар, җан тынычлыгы, тән сихәте, саулык-сәламәтлек телибез. Һаман шулай көчле рухлы һәм ярдәмчел, изге күңелле булып, якыннарыңның игелеген күреп озак яшәргә насыйп булсын.
Туган көнең белән котлыйк әле,
Бүләк итик алсу гөлләрне.
Телик әле сиңа якын итеп,
Киләчәктә матур көннәрне.
Котлы булсын бәйрәмең,
Тыныч булсын күңелең,
Шатлык-сөенечләр белән
Тулы булсын гомерең!
Иң изге теләкләр белән Питрәчтә яшәүче энесе Илшат, Лилия һәм Руслан Акберовлар, Казанда яшәүче абыйсы Илсур, Шәледә яшәүче энесе Илнур гаиләләре.