Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Котлаулар

Шәле авылында яшәүче кадерле тормыш иптәшем, яраткан әниебез, дәү әниебез МӨХӘРЛӘМОВА Назилә Гатаулла кызының туган көне – юбилее!

17 января 2019, 08:24

1229

0

0

Шәле авылында яшәүче кадерле тормыш иптәшем, яраткан әниебез, дәү әниебез МӨХӘРЛӘМОВА Назилә Гатаулла кызының туган көне – юбилее!

Әни, сине чын күңелебездән туган көнең белән котлыйбыз. Сиңа саулык-сәламәтлек, гыйбәдәтле озын гомер, бәхет телибез. Әтиебез белән тигезлектә, балалар-оныклар бәхетенә сөенеп, яраткан әниебез, дәү әниебез булып, безне куандырып озын-озак яшәргә язсын сиңа. Мәңге яшә, әни, син безгә бик кирәк!
Иң-иң сабыр, иң-иң тыйнак,
Иң ягымлы кеше.
Иң сөйкемле һәм мәрхәмәтле
Ул безнең әни.
Сабырлыгы белән көчле
Әнкәебезнең йөрәге.
Җир йөзендә әнкәйләр күп
Безнеке иң сирәге!
Безнеке иң кирәге!
Һәрбер ана үз баласын
Гел шулай назлый микән?
Барысын аңлый микән?
Мең рәхмәтле, әни,
Сиңа әйтеп үтәсе килә
Үстергәнсең безне кадерләп.
65 яшькә җитеп тә
Армагансың безне бәгерләп.
Әни, син бигрәк ягымлы,
Гөл тама йөзләреңнән.
Якты йөзле, татлы телле
Бал тама сүзләреңнән
Иң әйбәт балаларың булып
Яшәсәк ярар иде.
Синең ышанычны
Акласак ярар иде.
Әни, сүзе бөек сүз ул
Юк аңа һичбер алмаш.
Иң-иң әйбәт кешеләр дә
Әни кебек була алмас.
Сине өзелеп яратучы тормыш иптәшең Хәмит, кызларың Айсинә-Айсылу, кияүләрең Илнур-Фәннүр, оныкларың Айнур, Илназ, Солтан.

 

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса