Татар Казысы авылында яшәүче иң газиз, иң якын кешебез – әниебез НӘБИУЛЛИНА Минҗамалның 21 июньдә туган көне.

Кадерле әниебез, сине ихлас күңелдән туган көнең белән котлап, иң изге, иң матур теләкләребезне җиткерәбез. Сиңа саулык-сәламәтлек, әтиебез белән тигезлектә, без, балаларыгызның, оныкларыгызның шатлыкларына куанып озын-озак гомер итүегезне телибез.
Шатлык-куанычлар, сәламәтлек
Юлдаш булсын, сиңа гомергә.
Йортыбызны җылытучы учак,
Нур сибүче кояш син безгә.
Зәңгәр күкләр матур йолдыз белән,
Исле гөлләр белән җир ямьле.
Йолдызлардан якты, гөлдән гүзәл,
Синең белән туган йорт ямьле.
Әти белән тигез яшәгез сез,
Ничек матур парлап йөргәндә!
Шулай бергә каршы алыгыз сез,
Без сагынып кайтып кергәндә.
Яратып һәм олы ихтирам белән кызларың, улларың.
Бу теләкләргә әтиебез һәм кияүләрең, киленнәрең, оныкларың да кушыла.