Алга

Питрәч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Котлаулар

Татар Тау Иле авылында яшәүче кадерле апабыз, алма апабыз ВӘЛИЕВА Мәрзия Хаҗи кызының 7 февральдә 60 яшьлек юбилее.

07 февраля 2020, 09:08

705

0

0

Татар Тау Иле авылында яшәүче кадерле апабыз, алма апабыз ВӘЛИЕВА Мәрзия Хаҗи кызының 7 февральдә 60 яшьлек юбилее.

Йомшак, киң күңелле, ярдәмчел, минем өчен өзелеп торучы апам! Сине матур юбилеең белән чын күңелебездән котлыйбыз. Кечкенәдән үк без синең белән бик дус, тату яшибез. Әз генә күренми торсак, бер-беребезне сагынабыз. Күрешкәч, сөйләшеп туймыйбыз. Сиңа корычтай нык сәламәтлек, кояштай озын гомер, чиксез шатлыклар телибез. Киләчәктә дә киң күңелле, ачык йөзле, олы йөрәкле булып кал!
Гомер юлың пар канатлы үтсен,
Өстәлеңдә сыйлар мул булсын.
Тормыштагы кылган игелегең,
Үзеңә зур бәхет булып кайтсын.
Бик гади син, бик гүзәл син,
Бар кешегә карата.
Шуңа күрә яше-карты да
Сине бердәй ярата.
Тормыш юлың һәрчак балкып торсын,
Ягымлы, шат булсын күңелең.
Озын гомер, бәхет-шатлык белән
Бер кайгысыз үтсен гомерең.
Матур тормыш, сәламәтлек теләп,
Туган көнең белән котлыйбыз.
Шатлык белән, озын гомер белән
Яшәвеңне генә телибез.
Иң изге теләкләр белән Заһидуллиннар һәм Касыймовлар.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
2
X