Алга

Питрәч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Котлаулар

Татар Тау Илендә яшәүче кадерле оныгым ӘГЪЗАМОВ Илназ Эдуард улына 18 июльдә 20 яшь тула.

18 июля 2018, 08:21

1029

0

0

Татар Тау Илендә яшәүче кадерле оныгым ӘГЪЗАМОВ Илназ Эдуард улына 18 июльдә 20 яшь тула.

Сиңа гомернең иң озынын, бәхетнең иң зурысын, шатлыкларның иң олысын телим.

Язмыш сиңа бары тик игелекле, изгелекле көннәр генә бүләк итсен, яшьлегең гомере озын булсын! Йөрәгеңдә дә, беләгеңдә дә ил таянырдай көч-куәт булсын.

Бүген сиңа егерме яшь,

Бу - синең матур чагың.

Синдәй кадерле оныгыма

Ниләр теләргә тагын?

Сиңа безнең ышаныч зур,

Син - нәселнең терәге.

Әйтсен кеше сиңа карап,

Ул - яшьләрнең сирәге.

Туган көнең котлы булсын.

Юлларыңа ак келәм.

Хыялларың чынга ашсын,

Сынатмассың дип беләм.

Иң изге теләкләр белән  барлык туганнарың, якыннарың исеменнән яраткан әбиең Флюра.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса