Хөрмәтле ветераныбыз Гайсаров Илшат Гали улын туган көне белән котлыйбыз!
Сиңа озын гомер, җан тынычлыгы, тән сихәте, саулык-сәламәтлек телибез. Алдагы гомер елларын иминлектә, бәхетле көннәрдә, балалар, оныклар бәхетенә сөенеп, шатлык белән үтәргә язсын.
Гомерне бит еллар билгеләми,
Яшәү дәрте булсын күңелдә.
Сәламәтлек, бәхет, куанычлар
Юлдаш булсын сиңа гомергә.
Һәр яңа көн бәхет алып килсен,
Алсу таңнар күмсен шатлыкка.
Яшәү дәрте янсын йөрәгеңдә,
Картаерга бер дә ашыкма.
Изге теләкләр белән “ТАТМЕДИА” АҖ “Питрәч-информ” филиалы коллективы.