Хөрмәтле хезмәттәшебез Лидия Федорованы ихлас күңелдән туган көне белән котлыйбыз!
Сиңа гомернең иң озынын, бәхетнең иң зурысын, шатлыкларның иң олысын юллыйбыз. Киләчәктә дә сәламәтлек, җан тынычлыгы, тигезлек, яңадан-яңа куанычлар, мул тормыш телибез. Балаларыңның уңышларына куанып, алардан игелек күреп, озын-озак яшәргә Ходай насыйп итсен.
Хезмәттәш дус, туган көнгә
Якты кояш сибә нурын.
Без дә аңа кушылабыз,
Бәхетләрнең сиңа иң зуры.
Сине без бик яратабыз,
Гадел, тырыш булган өчен.
Һаман шулай гөрләп яшә,
Артып торсын яшәү көчең.
Озак еллар бергә-бергә
Бүгенгедәй эшлик әле.
Бүгенге бәйрәм гомергә,
Истәлек булсын әле.
Изге теләкләр белән редакция коллективы.