Алга

Питрәч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Әдәби иҗат

Елмаеп алыйк әле

Кире кайтканнары юк

Бер мәҗлестә утырган чагында Гатаулла абыйны кордашы дини йолаларны үтәп бетермәүдә гаепли.

- Аллаһым кичерер, гафу итәр әле, мин указлы мулла түгел, үз тырышлыгым белән генә өйрәнгән кеше, тик шуны белеп тор, туган, мин инде сигез кешене җирләдем, әмма әлегә берсенең дә кире кайтканы юк, - дип җавап бирә Гатаулла абый.

Ашап бетерә ич инде

Бер якын туганыбыз күчтәнәч итеп ат картасы бирде. Тормыш юлдашым Язилә аны озын-озакка сузмыйча мин эштән кайтырга пешереп тә куйган. Кичке табынга утырабыз дигәндә генә өйгә ике хезмәттәшем килеп керде. Безне мактап йөрисез икән дип, үзләрен табынга чакырдык. Йоп-йомшак булып, тәмле ис чыгарып пешкән карта дусларның берсенә аеруча ошады. Башка бернидән дә авыз итмичә сыпыртыпмы сыпырта бу. Иптәшенең: "Кайтасың байтак ич, атларыңа авырга туры килер", - дип кисәтүенә дә игътибар итми, ашау тизлеген арттырганнан арттыра гына бара. Шулвакыт безнең нишләгәнне, ниләр сөйләгәнне мыштым гына күзәтеп һәм тыңлап утырган төпчек кызыбыз Рәзинә кинәт:

- Әни, бәгырем, теге корсаклы юан абый безгә дип пешергән картаны ашап бетерә инде!" - дип кычкырып елап җибәрмәсенме.

Рәзинә кызыбыз үсеп җитеп үзе әни кеше булды. Мал суеп карта пешереп ашаганда аның теге вакытта кычкырып елаганын искә төшереп бер рәхәтләнеп көлеп алабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: Питрәч, Шәле, Мәзәкләр

2
X