Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Әдәби иҗат

Иркә гөлкәем

Иркә - шәһәрдә үскән кыз. Пединститутның чит телләр факультетын тәмамлагач, аны авыл мәктәбенә билгеләделәр. Кызыл диплом алган кыз шәһәрдә эшкә урнаша алмады. Туганнары түрә булганнар, көчкә өчкә укып чыксалар да, авылга китмәделәр, шәһәрдә калдылар.

- Ярар, - диде авыл тормышын бер дә күрмәгән-белмәгән Иркә, - анда да кешеләр яши бит. Ияләшермен әле.
Иркә әтисенең сеңлесе Галимә апада үсте. Аңа алты ай булганда, әтисе үлеп киткән. Ләкин аның ничек үлүе турында бер туганы да сөйләми. Сорагач та, сүзне башка темага боралар. Ә әнисе кызына бер яшь тулгач, кияүгә чыгып, Үзбәкстанга китә. Анда сигез баласы туа, туган якларына кайтканы юк. Иркәне күргәне юк, кыз да аны белми. Ана баласын бертуган апасына калдыра. Ә апа бик кырыс, кеше сөйми торган: "Бу җәфа белән ник чиләнеп ятам соң әле!" - дип, тулар-тулмас бер ел үткәч, сабыйны балалар йортына бирмәкче була. Бу турыда Галимә апа ишетә дә Иркәне Казанга алып китә. Ул гомере буе Крестовниковлар салып, оештырып калдырган сабын заводында эшли. Иренми. Мактала. Хәтта "Галима" дигән сабын да чыгарыла: аның хезмәте хөрмәтенә аталган була.
Кияүгә чыга, ләкин ир дигәне җәнҗал-тавыш куптара, һаман акча таптыра, эчә, хатынының кадерен белми. Кыскасы, тормышны бергә тарта торган бәндә булып чыкмый. Галимә аңардан тизрәк арыну ягын карый: аерыла. "Иптәш булыр, бергә-бергә яшәрбез", - дип, Иркәне үз янына ала. Кыз сәләтле, тырыш, алга омтылучан бала булып үсә. Апасы аның тормыш үрләренә сабыр гына, уйлап кына менәргә тырышуына бик тә сөенә.
Иркәнең күңелен бер нәрсә борчый: "Әни" дип, "әти" дип әйтәсе килә. Гомерендә әлеге җылы, ягымлы, тәмле сүзләрне әйтеп караганы юк.
- Апа, беләсеңме, минем нинди теләгем бар? - ди Галимәгә. - Кайнанам, кайнатам булсын иде. Телем туйганчы, әни! Әти! дип кенә торыр идем. Бер генә каршы сүз дә әйтмәс, әрләсәләр дә, дәшмәс идем.
Иркә, Галимә апасы ризалыгы белән, авылга - балаларга инглиз теле өйрәтергә китә.
Менә авыл. Зур. Яшеллек эченә чумган. Ә һавасы... һавасы!.. Тамагы кипкән кешенең су эчеп туя алмаганы кебек. Сулап туеп булмый! Авылга килгәч тә, аның игътибарын челтерәп агып торучы чишмә җәлеп итте. Хисләре ташыды. Соклану хисләре күңелендә шигъри юллар тудырды. Шигырь башта татар телендә барлыкка килде, аннары инглизчәгә тәрҗемә итте. Үзенең иҗат җимешен эченнән генә гел сөйләп йөрде һәм татарчасын да, инглизчәсен дә ятлап бетерде.
Урта мәктәп. 300 ләп бала укый икән. Коллектив дус, тату. Укытучылар һәр бәйрәм саен диярлек авыл халкына концерт куялар, яратып, аларны түземсезлек белән көтеп алалар һәм карыйлар.
Авыл эшчәннәре хөрмәтенә концерт бара. Иркә сәхнәгә ике тапкыр чыгачак. Менә ул - сәхнәдә, шигырь укый. Чишмә турында. Инглиз телендә сөйли. Халык, аңламаса да, тып-тын калып тыңлый: чит телнең яңгырашымы, йомшаклыгымы җәлеп итә? - Иркә моны белми.
- Ә хәзер сезгә бу шигырьне татар телендә сөйлим. Авылга килгәч тә, челтерәп аккан саф сулы чишмәгез игътибарымны үзенә тартты. Соклануым шигырь юлларына күчте.
И чишмәкәй, чишмәкәем,
Челтер-челтер агасың.
Ару-талуны белмичә,
Үзеңә юл саласың.
Моңланасың, сагышланып,
Беркемгә зарланмыйсың.
Тәмле суыңны эчереп,
Игелекләр кыласың.
Зур елгага килеп җиткәч,
Югаладыр тавышың.
Дөньяны иңләп гизәргә
Дәрьяга кушыласың.
И чишмәкәем! Мин дә бит -
Табигатьнең баласы.
Олы юлга чыктым әле:
Барасы да барасы.
Игелекле эшләр белән
Дөньяда эзем калсын.
Киң күңеллеләр тормышта
Безгә дус, юлдаш булсын.
Халык дәррәү кул чапты. Залдан:
- Тагын! Тагын! Инглизчә! - дигән тавышлар яңгырады.
- Ярар, тагын берәү булсын алайса, - диде Иркә, елмаеп һәм халыкның үзен шулай яратып кабул итүенә шатланып. - Классик шагыйрь Сибгат ага Хәкимнең "Әй, язмыш, язмыш" шигырен инглиз телендә укыйм. Данлыклы композиторыбыз Сара апа Садыйкова көй дә язган. Шигырьнең эчтәлеген беләсез дип уйлыйм.
Кыз сөйләп бетерүгә, көчле кул чабулар яңгырады. Тагын укуын сорадылар. "Җитеп торыр" дигәндәй, Иркә елмаеп кына башын иде дә кереп китте.
Бераз вакыттан соң кыз сәхнәгә кабат чыкты: кул чабып каршы алдылар. Янәсе, син хәзер үз кеше инде, беләбез сине! Конферансье аның халык сүзләренә композитор Рәшит Абдуллин музыка язган "Әллә нигә сине яратам" җырын башкарачагын игълан итте.
Микрофонны кулына алып, Иркә әкрен генә җырлый башлады. Тавыш әллә ни көчле түгел, әмма искитәрлек моңлы: күңелнең әллә кайсы почмакларына үтеп кереп, сине үзе белән еракларга - биек тау башларына алып менеп, ташларына утыртып, хисләр дәрьясына чумдыра, йөздерә, дөньяны иңлисең, буйлыйсың...
Нигә мендем биек тау башына,
Ник утырдым аның ташына?
Шушы юлларны җырлаганда, залдагы арткы рәтләрнең берсеннән ак күлмәкле егетнең сәхнәгә таба тиз-тиз килүе күзгә ташланды. Ни булды икән? Кая ашыга бу егет? Иркә үзе җырлый, ә башында - әллә никадәр сорау. Җырлаудан туктарга ярамый:
Әллә нигә сине сагынам,
Әллә нигә сине яратам.
Егет сәхнәгә йөгереп менде дә кыз кулыннан микрофонны ипләп кенә алып, Иркәгә карап, кушымтаны кабатлады:
Әллә нигә сине сагынам,
Әллә нигә сине яратам.
Кыз аптырабрак калды: бу авылның егетләре кызык икән, репетициясез-нисез, әйтмичә генә җырлаучыга кушылалар икән.
Егет залдагыларга ишетелмәслек итеп: "Икенче куплетны мин җырлыйм, өченчесен - бергә", - дип кызның колагына пышылдады да җырны дәвам итте:
Яна йөрәк, яна дулкынлана,
Яна йөрәккәем, белмисез!
Иркә егетнең ягымлы тавышына сокланды: артистларны бер якка этеп куярлык. Моңа кадәр кайда йөрде икән соң бу егет?! Ник репетицияләргә килмәгән? Нинди егет?
Хәер, репетициясез дә аларның тавышы туры килде. Әйтерсең, гомер буе бергә җырлаганнар. Нурия Ирсаева белән Фидан Гафаров диярсең, валлаһи!
Егет, кушымтаны бергә җырлыйк дигән сыман, кыз янына якын ук килеп, аңа сыеныбрак, сак кына биленә кулын салып, микрофонны икесе арасында тотты.
Өченче куплетны гашыйклар кебек бер-берсенә карап, елмаеп җырладылар.
Әллә нигә сине яратам, -
дигән сүзләрне җырлаганда, Иркә егетнең күзләренә карады: болытсыз, зәп-зәңгәр һава кебек күзләр ярату, сөю белән тулы икәнен күрде.
Халык кул чаба башлаганда, егет юкка да чыкты.
Иркәнең Атлас белән беренче очрашуы менә шулай булды. Егет район газетасында эшли икән: мөхәррир урынбасары. Көн саен авылга кайтып йөри. Соңыннан: "Мин сиңа беренче күрүдә үк гашыйк булдым. Яратуымны әйтү түгел, озатырга да батырлыгым җитмәде. Башка егетләргә дә озаттырмадым. Клубтан кайтканда, үзеңә күренмичә генә, капкадан кереп киткәнеңне карап тора идем, - дип көлә-көлә сөйли Атлас. - Яратуымны әнә шул җыр аша әйттем. Аңлагансыңдыр, әйеме?"
Аңа каршы Иркә:
- Әйбәт "куркак" булгансың син! Яратуыңны зал тулы халык алдында... - дип, сүзен әйтеп бетермичә көлә.
Алар яңа ел алдыннан өйләнешәләр. Матур гына яши башлыйлар. Атлас "Иркә гөлкәем" дип, хатынын хөрмәтләп-сөеп тора.
Өйдә Атласның әнисе генә, башка туганнары юк. Камәрбану карчык киленен ошата да кебек, тик, нигәдер, гел төртелеп тора. Гаеп-кыекны кайдан, ничек табадыр.
- Савытта ике-өч шакмак кына шикәр калган.
Иркә сала.
- Ник аны ярты савыт итеп кенә саласың?
- Хәзер, әни, хәзер...
Килен күбрәк сала.
- Тышына ук салмасаң ярамыймы!?
Мондый вакытларда Атлас:
- Ә-әни! - дип куя.
Иркә - шәһәр кызы, сыер сава белми. Атлас әнисенә:
- Адәм баласы өйрәнмәгән эш юк. Аюны да биергә өйрәтәләр. Сыер саварга үзем өйрәтермен, - дип, хатыны белән абзарга бергә чыгалар.
- Менә яртысын мин саудым, яртысын - киленең...
Сөт белән тулы чиләк Камәрбануга тоттырыла.
Ә чынлыкта сыерны Атлас сава, Иркә сыер янына килергә үк курка. Карчык моны белә: өйалды такталары арасындагы ярыктан барысы да күренә.
Көннәрдән бер көнне боларга күрше килене Гөлзадә керә. Ул да мәктәптә эшли. Иркә белән бергә баралар, бергә кайталар. Серләшәләр. Гөлзадә кайнанасын сөйми, хәтта аның белән бергә утырып ашамый да. Җае чыккан саен әрләшергә-тешләшергә генә тора.
Гөлзадә кергәч, Иркә чәй табыны әзерли. Камәрбану да чыгып утыра. Һәрвакыттагыча "бәйләнә":
- Чәеңне бик куе ясыйсың.
- Ипине бигрәк юка кискәнсең: ике кул белән тотарга кирәк, югыйсә сынып төшеп китә.
- Кәнфитнең йомшаграгын ал әле.
- Каймак юкмыни?
- Хәзер, әни, хәзер, - дип, Иркә карчыкның барлык әйткәннәрен үтәп тора, каршы дәшми.
Гөлзадә утырган урынында кыбырсый, иреннәрен тешли-тешли Иркәне эченнән генә әрли, тетә: җебегән, мондый кайнанага катлы-катлы "тәмле" сүзләрне ыргытсаң, телен тыя инде. Авызы ачылмас була. Әйтер идем инде бу Иркә дигән пешмәгәнне.. Чи камыр...
Түзә алмады Гөлзадә:
- Син, Камәрбану апай, киленеңне "камарскийга" бу кадәр биетмә инде. Бертуктаусыз өреп кенә торасың, - димәсенме!
- Хәзер өрәм мин сиңа! - диде карчык, зәһәрләнеп. - Иркә, кызым, икебезне генә калдыр әле.
Килен чыгып китсә дә, бүлмә ишегенең теге ягында кала: Гөлзадәне нишләтергә җыена икән? Сугышмаслармы? Кызыксыну катыш курку биләп ала Иркәне.
- Син, наный, безнең өйгә кереп, ник миңа акыл сатасың әле, ә?! Үз ояңны бел: кайнанаңа нинди җәбер-золым күрсәткәнеңне, әнә, бөтен авыл сөйли. Аның кичергәннәрен син күрсәң, әллә кайчан кәкрәеп каткан булыр идең инде. Ә ул - сабыр хатын. Түзә. Үзеңне тикшер башта. Өең Самосыр чүплегенә әйләнеп бара. Ә безнең өйне кара - мондагы чисталык, пөхтәлек патша сарайларында да булмагандыр! Минем кызым - Иркә гөлкәем кадәр булырга кирәк әле сиңа! Аллаһы Тәгаләнең безгә биргән күркәм бүләге ул. Атласымның бәхете! Андый баланы дөнья бетереп эзләсәң дә табып булмый.
- И-и-и, харап икән... Иркә гөлкәем дигән була... Иркә гөлкәең сыер да сава белми ич!.. Хи-хи-хи...
- Кем әйтте аны?
- Иркә үзе әйтте. Атлас сава, ди...
Иркә, ишеткәннәренә ышанмыйча, өнсезләнеп калды: менә сиңа дус! Менә сиңа сердәш! Кемгә, кемгә диген! - кайнанага сатты бит!
- Атлас читтә генә басып тора. Иркә гөлкәем шаулатып-чабырдатып сава, мумент савып бетерә. Үземнең карап торганым бар: синең ялган сүзләреңә ышаныйммы, әллә үз күзләремәме?! Бар, чыгып кит! Кайнанаң белән кешеләрчә яши башлагач керерсең. Ә минем Иркә гөлкәемә сүз тидерәсе түгел! Әйдә, әйдә, бар! Ычкын!
Иркә шаккатты. Кайнананың киленен яклавы гаҗәп хәл бит! Дошманы өстенә ташланырга торган ана арсланмыни! Җитмәсә, "Иркә гөлкәем" дип кенә тора. Тамаша булды бу!
Атласка рәхмәт укыды Иркә: әнисенең төртмәле, юк-бар сүзләренә игътибар итмәскә куша иде. Күп вакытта, андый сүзләр әнисе авызыннан ычкынгач, йә күзен кысып куя, йә кулы белән йомшак кына Иркәне сыйпап куя. Янәсе, ярар, каршы дәшмә, үтәр...
Камәрбану карчык авырып китте. Шәфкать туташы килеп уколлар кадады. Йөрәге бераз "шаярып" алган икән.
Карчык, бераз хәлләнгәч, Иркәне янына утыртты.
- Кызым, син миңа үпкәләмә инде. Мин мыжгак-быжгак карчык түгел. Атлас белән сине сынадым гына. Улым сиңа өйләнеп ялгышмаган. Бик матур гомер кичерерсез, Аллаһы боерса. Балаларыгызны үстерешергә дә Ходаем гомер бирсә иде, - диде дә Камәрбану карчык елап җибәрде.
- Әни, борчылма әле, - диде Иркә. Аннары кеше ишетә күрмәсен дигәндәй, пышылдап кына, - тиздән бәбиебез дә булачак, - дип өстәде.
Карчык, киленен кочаклап, тагын елап алды.
- Рәхмәт, балакаем! Рәхмәт, Иркә гөлкәем. Оныгым исән-сау булып, бәхете белән тусын, йа Раббым, - дип, теләкләрен тезде. - Галимәне дә авылга алып кайтырга кирәк. Бергә-бергә яшәрбез.
- Үзеңә рәхмәт, әни. Мине үз кызыңдай кабул иткән өчен. Шушы кырыс заманда миңа нык терәк булган, киң холыклы ир-егет үстергәнең өчен рәхмәт.
Әйе, тормыш дигәнең тигез асфальт юлдан гына тәгәрәми шул. Аның күсәк белән маңгаеңа бәреп ала торган чаклары да була. Әнә шундый вакытларда яшьләрнең сабырлыгы, дәрте, көче һәм олыларның акыллы киңәшләре барлык киртә-авырлыкларны кичәргә-үтәргә ярдәм итә дә.

Фото: http://blog.kp.ru/users/andreja_wels/post162644497

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса