Алга

Питрәч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Әдәби иҗат

КҮРЕШӘСЕ ИДЕ

(Хикәя)

Көз. Әбиләр чуагы.Тәрәзәдән яшел, сары яфракларның җилдә әкрен генә селкенүләре, кайберләренең агачтан аерылып җиргә төшеп китүләре күренә. Кошларның җыры ишетелми инде. Әнә, күңелне моңсуландырып, кыр казларының каңгылдашып-саубуллашып көньякка китеп барышлары. Гөлсара көзге күренешкә сокланып карап-карап торды да хат язарга утырды: кызы Гөлшат эштән кайткач, тиешле кешесенә илтеп бирер.

Хат китеп, атна-ун көн үттеме икән, ишектә... кыңгырау. Гөлшат ишекне ачса, кулына чәчәкләр бәйләме тоткан ап-ак чәчле, зур гына гәүдәле ир-ат елмаеп басып торуын күрде. Кызның, ни әйтергә белми аптырап калуын абайлап, ир үзе сүз башлады:

- Мин - Мөнәвир абый. Мине танымадың ахры, балакай... Гөлсара ханым өйдәме соң?

Абый залга узды. Коридорда кызның:

- Әни, синең янга Мөнәвир абый килде, - дигәне ишетелде. Ирнең йөрәген, әйтерсең, кемдер чеметеп алды һәм сораулар ташкынына ыргытты: Гөлсара ник үзе каршыламады? "Күрешәсе иде," - дип, Казанда яшәүче апасы аркылы чакыртты, ә үзе... Хәзер нинди икән ул? Бүлмәсеннән балкып-елмаеп килеп чыгармы? Утыз елдан артык вакыт үткәч, ник күрешергә тели икән?

Яшьлектә сөйгән беренче ярың онытылмый икән шул... Мөнәвир Гөлсараның "Күрешәсе иде" дигән теләген ишетүгә, Казанга канатланып-ашкынып кайтты. Күңеленең ерак бер почмагында сүнмичә, пыскып кына булса да янучы хис ялкынланып-дөрләп китте. Һай, бу мәхәббәт, ярату-сөю дигәнең... Картлыгыңа да, йөрәгеңнең дерелдәп кенә торуына да, аяк-кул буыннарыңның тынгы бирми сызлавына да карамый икән шул... Ир Гөлсарадан "Күрешәсе иде" дигән хәбәр килүен хатынына әйтте. Җәүһәриясе аларның Таһир-Зөһрә мәхәббәтенә тиң сөешүләрен белә иде. Ни дисәң дә, бер авылда үстеләр бит!

- Кайтырга кирәк, җаным. Без олыгаеп барабыз инде. Яшәгән кадәр яши алмабыз. Өзелеп яраткан беренче кешеңнең ризалыгын алу кирәк. Гөлсараның әйтер сүзләре бардыр, тиккә генә чакырмас, - хәләле әнә шул акыллы сүзләре белән ирен тагын да очындырып җибәрде.

- Әйдәгез, менә бу бүлмәгә узыгыз, - дигәнгә Мөнәвир сискәнеп китте. Керде. Ирнең күз алдында күңелне тетрәндерерлек күренеш: ап-ак урын өстендә агарып, ябыгып, шыр сөяккә калган сап-сары йөзле хатын-кыз ята: Гөлсарамы? Кеше шул дәрәҗәдә ябыгырга, үзгәрергә мөмкинме? Түп-түгәрәк йөзле, сөякләре иттән генә төрелгән, янып торган кыз иде ләбаса! Йа Раббым!

- Мине күреп, куркып калдыңмы әллә, Мөнәвир?! Утыр, сөйләшик әле. Синең Ленинградта яшәгәнеңне беләм, тик адресыңны белмим. Шуңа күрә апаңа хат язып, сине чакырырга уйладым. Мәшәкатьләвем өчен гафу ит, зинһар. Күзләрне мәңгегә йомганчы, бер күрешәсе, күңелдә ургылып-ташып торган хисләрне, үпкәләү, әрнүләрне әйтеп каласы-аңлашасы иде.

- Апа чакыруга ук, кайттым, әмма ул синең хәлең турында бер сүз әйтмәде. Ниләр булды соң сиңа, Гөлсара? - дип, Мөнәвир ханымның кулларын тотты. Йа, бер Аллакай гынам! Кайчандыр бу куллар, мичтә яңа гына пешеп чыккан кабартмалар кебек, кул өсләре батып-батып торалар, йомшак, нәфис иделәр бит. Ә хәзер... хәзер Мөнәвир учында саламдай нечкә бармак-куллар....

- Безгә бер күрешү кирәк иде, Мөнәвир... Хәлем бар вакытта мин сөйлим, бүлдермичә тыңла әле... Әйдә, тыңла...

Гөлсара тирән итеп сулыш алды, сүзләрен уйлап-сайлап, җепкә мәрҗән тезгәндәй, әкрен генә, арыбрак киткәндә, туктап-туктап, ял иткәләп, сөйли башлады.

- Бергә тормыш кора алмавыбызга мин гаепле. Синең армиядән кайтуыңны көтәргә вәгъдә бирдем, тик... Дүрт ел да ике ай көттем, ә син дүрт ел да өч айдан соң кайттың. Әнә шул соңгы бер ай бөтен тормышымның астын өскә әйләндерде. Әти бер дә белмәгән, күрмәгән кешегә көчләп кияүгә бирде. Бай, янәсе... Муллыкта йөзәчәкмен, бик бәхетле булачакмын, янәсе. Еладым, ялвардым - әти колагына да элмәде. Син кайтырга егерме көнләп калганда, никах укыттылар. Мулла абзыйга риза түгеллегемне елый-елый әйттем - ишетмәде. Ир дигән кеше машинага күтәреп алып чыгып утыртты да Казанга алып китте. Фатиры дүрт бүлмәле икән. Таныштырды: зал, йокы һәм балалар бүлмәләре, берсе аның эш бүлмәсе. Атна-ун көннәр тирәсе яшәгәч, авылга кайтасым килүен әйттем. Бик кәттә машинада кайтып төштек. Ир дигән кеше өйгә кереп тормады. Әти-әни белән капка төбендә генә бер-ике авыз сүз алышты да китеп барды: эше күп, янәсе. Артыннан тузан бураны гына күтәрелеп калды.

Авылны, кешеләрен бик сагынганмын; кибеткә барам, су китерәм, сөйләшергә телим, тик халык миннән читләшә, күрмәскә тырыша. Тәрәзәдән карап, урамны, кешеләрне, табигатьне күзәтергә ярата идем. Шулай бер көнне тәрәзә янына килеп бассам, йа Хак Тәгаләм! Раббым!.. Урамны тутырып димме соң... куна тактасы сыман җилкәле, зур гәүдәле, йөзе елмаюдан балкып торган бер моряк атлый... Баш киеменең тасмалары...

Гөлсараның күзләреннән яшь бөртекләре бите буйлап акты.

- Әни, дару эчәр вакытың җитте, - дип, кызы кашыкка тамчылап даруын салып бирде, су да эчертте.

- Мөнәвир, мин бераз арып киттем бугай... Хәзер үз хәлләреңне син сөйлә әле... Мин тыңлыйм.

Ир, сүзне ни-нәрсәдән башлыйм икән дигәндәй, иңбашларын сикертеп куйды.

- Авылдан бик тиз китеп бардың. Ник бераз тормадың? Сагынмадыңмы? - дип, Гөлсара аңарга сүз башларга юнәлеш бирде.

- Әйе, тиз киттем шул... Синең белән бергә булырбыз, балалар үстерербез дип, ашкынып кайткан идем. Диңгезләр, океаннар гизгәндә, өскә ак башлы, күбекләре кайнап торган биек-биек дулкыннар ташланганда да, күз алдында СИН, синең елмаюлы карашың булды, ә колакны: "Көтәрмен!" - дигән сүзең иркәләде. Кайттым - нинди хәбәр ишеттем?! Әни белән сөйләштем-киңәштем дә Ленинградка киттем. Тын океанда бергә хезмәт иткән дустым: "Эш таба алмасаң, Ленинградка кил, берәр корабльгә урнашырбыз, тагын диңгез-океаннарда рәхәтләнеп йөзәрбез," - дип шаярткан иде. Җиде ел йөздек - балык тоттык, эшкәрттек. Тора-бара утрак тормыш кызыктыра башлады: корабльләр төзү заводына эшкә урнаштым. Әнине үз яныма алып килдем: ике бүлмәле генә булса да фатир алган идем. Өйләндем. Ишетеп беләсеңдер: авылдагы иң ярлы, кем әйтмешли, иң хәерче дип саналган Хәйрулла абый кызы Җәүһәриягә өйләндем. Без дә хәерчеләр исәбендә идек бит, шуңа күрә сине миңа тиңсенмәделәр. Җитмәсә, әти әсирлектә булган. Хыянәтче, янәсе. Авыру да... Бергә була алмавыбызда үзеңне гаепләмә. Байлык, тормыш тигезсезлеге гаепле. Атаңа да рәнҗемә: аның нияте изге - бердәнбер кызын муллыкта яшәтеп, бәхетле итү. Мин дә гаиләмне муллыкта яшәтү уе белән яндым. Эшемне яраттым, тик тагын да әйбәтрәк яшәр-эшләр өчен белемем җитмәвен тоя идем. Укыдым. Гади эшчедән цех башлыгы дәрәҗәсенә күтәрелдем. Зинһар, бу сүзләремне мактану дип кабул итә күрмә. Чынбарлыкны, тормыш баскычларымны гына әйтүем... Җәүһәриям - бик акыллы, сабыр, уңган хатын. Бер-беребезне күз карашыннан ук аңлыйбыз. Бер кыз, бер малай үстердек. Кызыбызның үз тормышы: курчак кебек, сөеп туймаслык оныгыбыз - Динәбез бар. Үз фатирларында матур гына гомер итәләр. Ә без - өчәү (әлегә малай безнең янда) яшәп ятабыз. Улым, институт тәмамлап, заводта экономист булып эшли. Мин - инде пенсионер, мәчет карты. Гөлсара, минем тормыш юлыма күзәтү ясалды. Әлбәттә, авырлыклар күп булды, ләкин аларны искә төшерәсе килми: үткән-беткән. Бәхетле мизгелләрне хәтердә саклыйк. Күп сөйләп, сине ялыктырдым ахры...

- Юк, юк... Сөйлә әле, сөйлә... Синең тавышыңны ишетү - минем җаныма бәлзәм. Син әкрен генә, ашыкмый-кабаланмый гына сөйләгәндә, күңелем белән авылга кайтып, яшьлегебез сукмакларында рәхәтләнеп йөргәндәй булдым. Син бик изге күңелле: бергә була алмавыбызда мине гаепләмәскә тырышасың. Рәхмәт. Гомеребез буе бер-беребезне күрергә зар-интизар булып яшәвебездә мин гаепле, әлбәттә... Гафу итә күр мине... Рәнҗемә миңа... Тәрәзәгә кара әле, Мөнәвир... Агачларда яшел, сары яфраклар... Әнә, әнә, бер сары яфрак өзелеп җиргә төшеп китте. Мин дә шулай җиргә иңәргә торам инде...

- Әни, андый сүзләр сөйләмик әле. Мин синсез нишләрмен? Яшибез әле, Аллаһы боерса, яшибез. Хәтерлисеңме, мин алтынчы класста укыганда, бик яхшы укыган сигез баланы ике укытучы белән Ленинградка экскурсиягә җибәрделәр. Алар арасында мин дә бар идем. Әнисе Мәрьям апа укытучыларыбыз аша Мөнәвир абыйга күчтәнәч җибәргән иде. Хәбәрләшкәч, ул без яшәгән кунакханәгә килде: авыл хәлләрен сорашты, ничек укуыбыз, киләчәктә кем булырга теләвебез белән дә кызыксынды. Безнең тагын ничә көн Ленинградта буласын, кайчан китәчәгебезне дә сорады. Китәр көнебездә Мөнәвир абый безне озатырга килде һәм: "Кайткач, күршеләрегезне дә чакырып, тәмләп чәй эчәрсез. Җәүһәрия апагыз белән миннән кечкенә генә күчтәнәч," - дип, һәрберебезгә дә зу-ур пакет тоттырды.

- Әйе, әйе, хәтерлим, кызым җимешем... Ул чакта авылда Ленинград күчтәнәчләреннән авыз итмәгән кеше калмагандыр... Авыл халкы юмартлыгыңа, кешелекле булуыңа, изгелегеңә сокланды... Кайберәүләре: "Ай-яй, Мәрьям малае бигрәк бай икән: бөтен авылга җитәрлек тәм-том җибәргән,"- дип тә сөйләп йөрделәр. Кызым җимешем, чәй куеп җибәр, Мөнәвир абыең белән бераз тамак ялгап алыгыз... Мин дә бераз ял итеп алыйм...

Кухняда чәй эчкән арада, Мөнәвир Гөлшат белән сөйләшеп, беренче мәхәббәте Гөлсарасы, аның үткән гомере, ничек яшәве турында шактый нәрсәләр белде. Байлыгы булса да, сөйгәненең тормышы бал да май булмаган икән...

- Әни бик сабыр, акыллы безнең. Әти үз эченә бикләнгән, бик серле кеше иде. Мине яратуын, алдына утыртып сөюен, хәтта башымнан сыйпавын да хәтерләмим. Казанда өченче классны тәмамлагач, әни: "Әбиең белән бабаңа булышырсың", - дип, мине авылга кайтарды. Урта мәктәпне анда тәмамладым. Каникулларда берничә көнгә шәһәргә килә идем. Әтинең хәлләремне, ничек укуымны соравын көтсәм дә - андый бәхет тәтемәде. "Исәнме?" "Кайттыңмы?" кебек сораулар гына эләгә иде. "Исәнме, КЫЗЫМ!" дип, бер кулы белән генә кочакласа да, әти назы тойгандай булыр идем... Юк шул, юк, булмады... Әни белән дә гөрләшеп, сөйләшеп утырганнарын күрмәдем. Хезмәт хакын алып кайта да кухня өстәле тартмасына куя. Акчаны нәрсәгә, күпме тотабыз - анысы белән кызыксынмады. Без акча диңгезендә, муллыкта йөздек. Әнинең акчага исе китми, кешеләр арасында буласы, эшлисе килә иде - әти рөхсәт итмәде. Әни дүрт стена арасында аны көйләп яшәде: иртән ашатып-эчертеп, эшенә озата, кичен тәмле-татлы ризыклар пешереп каршы ала. Әти бик төгәл кеше: нәкъ сәгать алтыда тора, сигезенче яртыда эшенә китә һәм алтынчы яртыда кайта - аның китү-кайту вакытына карап, сәгатеңне дөресләргә мөмкин иде. Институтка укырга кергәч, әнине театрларга йөртергә - кешеләр арасына алып чыгарга тырыштым. Әлбәттә, көндезге тамашаларга. Әтигә белгертмәдек. Безгә кунаклар, туганнар килгәнен хәтерләмим. Үзләренең дә барганы булмады бугай... Әти өч ел элек эш урынында - кәнәфиендә утырган хәлдә үлде. Күршеләр, таныш-белешләр күмәргә булыштылар. Эшләгән җиреннән ике генә кеше килгән иде. Күрәсең, анда да кешеләр белән аралашмаган.

Гөлшат сөйләвен бүлеп, берничә мәртәбә әнисен дә карап чыкты. Аның тыныч кына йоклавын күреп, сүзен дәвам итә иде.

- Әтине җирләп, атна-ун көнләп вакыт узгач, безгә бер апа килде: әтинең өченче буын туганы дип таныштырды: әбиләре бертуган булган икән. Әтине эзләп килгән. Ни өчен? Ник? Ник хәзер генә килгән? Ник моңарчы аралашмаганнар, күрешмәгәннәр? Әнә шундый "никләр" белән башыбыз, кем әйтмешли, тубалга әйләнде. Апабыз безнең хәлне кыяфәтебездән аңлады булса кирәк: килү сәбәбен ипләп кенә аңлатты. Аның сөйләгәннәрен тыңлагач, авыз ачып, шаккатып калдык. Әтинең әтисе - минем бабаем исән булган икән бит! Ул Себердә алтын табу-чыгаруда эшләгән. Аннан бик баеп кайткан, имеш. Барлык байлыгын бердәнбер улына - әтигә яздырган, биргән. Ә үзе ялгызы гына бер бүлмәле фатирда яшәгән, ди. Әтигә дүрт бүлмәле бик тә кәттә фатир алып биргән. Бабай картайган: колагы ишетмәс, күзләре күрмәскә әйләнгән. Шул хәлендә ул поезд астына эләгә язган. Кемдер, исән калсын диптер, картны поезд юлыннан читкәрәк этеп җибәргән. Күрәчәге булгандыр инде, бабайның бер аягына зыян килә. Хастаханәдә аякны кисәләр. Янына килүче булмый. Улы әтисенең нинди хәлдә калуын белә - килми. Озак ята бабай хастаханәдә. Аны өенә-фатирына алып кайтырга кирәклеген улына хәбәр итәләр. Бердәнбер улы - бәгыре аны картлар йортына урнаштыра. Апаның әйтүенчә, бабай кичә үлгән, күмәргә кирәк. Мәетне күмү эшләрен башкару өчен әтидән ярдәм сорап килүе икән. Апа сөйләгән минутларда әнинең күз яшьләре тыелгысыз акты. Ул гел бер сорауны кабатлады: "Ник әтисенең исәнлеген әйтмәгән соң?" Шул сорауга үзе үк җавап биргәндәй: "Тәрбияләп, аякка бастырган булыр идем. Бик тә каты бәгырьле кеше белән яшәгәнмен бит!" - ди-ди елады. Әни белән картлар йортына барып, бабайның җәсәден алып, әти янына җирләдек. Коръән укытып, икесенең дә ашларын үткәрдек. Тагын шуны әйтим: дүрт бүлмәле фатирны сатып, менә шушы ике бүлмәлене алдык. Бу фатир безнең өчен тап-таман гына. Мөнәвир абый, боларны ни өчен сөйләдем соң? Әни белән аралашканда, аның үткән гомере турында, әти турында сораулар бирмәскә тырышыгыз әле, зинһар дим... Ул гомере буе сезне сагынып яшәде. Мин сезгә барысын да сөйләдем. Әни үзе теләгән, хәтерендә уелып калган хәлләрне генә сөйләсен. Үзем турында да бер-ике сүз әйтим инде: архитектура һәм төзелеш институтында укыйм; диплом яклыйсым гына калган иде; әни авыргач, бер елга ял алдым. Әнине ничек тә аякка бастырырга тырышам.

Кыз тагын нидер әйтмәкче иде дә, әнисенең ыңгырашуын ишетеп, аның янына ашыкты. Гөлсара, авыртуларын яшерергә тырышып, кызы белән Мөнәвирне елмаеп каршы алды.

- Әни, бик әз йокладың. Ярар, Мөнәвир абый белән сөйләшегез, ә мин савыт-сабаларны юып алыйм, - дип, кыз кухняга чыгып китте. - Мөнәвир, күз алдымнан бергә йөргән болыннарны, кичке авыл урамнарын, чишмә буйларын, сөйләшү-серләшү-сөешү мизгелләрен үткәрдем. Минем иң-иң бәхетле вакытым синең белән үткәргән минутларым булган икән. Нигә яратмаган кеше белән яшәдем икән?! Берничә тапкыр аерылышырга талпындым - булмады. Әнинең "Ир хакы - зур хак," "Хатыннар - ирләрнең яртысы," "Ирләрен санлап яшәгән хатыннар гына бәхетле" дигән сүзләре колакта гел яңгырап торды.

- Гөлсара, үткән гомернең матур вакытларын гына искә төшерик. Минем башка бик әйбәт бер фикер килде бит әле: әйдә, иртәгә авылга кайтып килик. Арсаң, машинада ятып, ял итеп алырсың; җәяү йөри алмасаң, машина тәрәзәсеннән карап барырсың.

Ханым елмайгандай булды, тик дәшмәде.

...Икенче көнне Мөнәвир, такси яллап, Гөлсараны авылга алып кайтып, яшьлек сукмаклары буйлап үтәрбез, күңелдә гомер буена онытылмаган мизгелләрне искә төшерербез дип килсә... беренче мәхәббәте... мәңгелек йокыга киткән. Йөзендә - елмаю! Түзә алмаслык авыртуны җиңеп, елмаеп китә алу - бу бит аңлатырга сүзләрнең дә көче җитмәслек хәл - могҗиза! Әйтерсең лә, ул яшьлек дустын - сөйгәнен генә көтеп торган да күрешү куанычы хисе белән күзләрен йомган. Мөнәвир уйларыннан араланып дигәндәй, тәрәзәгә карады: әнә бер сары яфрак әкрен искән җил уңаена җиргә төшеп бара. Әйе, аның да, үзен тотып-яшәтеп торган агачыннан аерылып, мәңгелеккә җиргә иңәргә дип китеп барышы. Ир Гөлсара янында утыручы ак әбиләрнең тыныч кына дисбе тартуларына күз салды һәм күңелләрендәге уй-фикерләрен дә әкрен генә әйтеп куюларына игътибар итте:

- Акыллы, тыныч холыклы хатын иде...

- Ир хакын хаклый белде...

- Изге күңелле, игелекле, юмарт иде...

...Гөлсараны соңгы юлга озаттылар. Мөнәвир Җәүһәриясе белән киңәшеп-сөйләшеп алды да Казанда тагын атна-ун көнгә калырга булды. Гөлшатның әнисе рухына багышлап, Коръән укытып, ашлар үткәрергә теләвен хупладылар алар.

- Әниең күп кеше җыймыйча үткәрергә әйткән икән, шулай эшләрбез дә. Булышырмын. Кеше җиргә иңдерелгәннән соң өчесен, җидесен, кырыгын үткәрү йоласы бар. Аның мәгънәсе болай, балакаем: өч көн үткәч, мәетнең ите купшаклана, сулана икән; ә җидесендә ит сөяктән аерыла башлый; кырык көн узу белән, ит таралып бетә, сеңерләр дә сөяктән аерыла икән. Ул көннәрдә Коръән укытып, аш үткәрелә. Илле берендә ит тәмам таралып-таркалып бетә икән. Бу көнне садака бирергә кирәк, яки кош-кортларга ярма сибәргә дә ярый. Ихластан дога кылу, доганың мәет рухына барып ирешүе мөһим; Коръән уку-укыту, дога кылу, садакалар бирү гүр газапларын җиңеләйтә.

Мөнәвир Гөлсараның өчесен, җидесен үткәргәч, Гөлшатны үзе белән Ленинградка барырга күндерде. "Кыз баланы кайгы-хәсрәттә ялгыз калдыру ярамас. Кырыгына бергә кайтырбыз," - дип уйлады.

... Ленинград - тарихыбызның бик күп хәтәр вакыйгаларын, сугышларны кичергән шәһәр. Хәзер аны Санкт-Петербург дип атыйлар. Изге Пётр шәһәре дигәнне аңлата. Гөлшат, китаплардан укып, бу турыда белә иде. Ә үз күзләрең белән тарихи урыннарны күрү, экскурсоводларның сөйләүләрен ишетү-тыңлау кызны тәэсирләндерде; әнисен соңгы юлга озату, ялгыз калу кайгысын, вакытлыча булса да, бераз читкәрәк этеп торгандай булды. Шәһәр белән Мөнәвир абыйсының улы Илнур таныштырды. Эшеннән сорап китеп, хәтта бер атнага ял алып, кызның кулыннан тотып, шәһәр буйлап йөртте. Илнурның Петербург тарихы турында күп белүе кызны сокландырды. Ә егет аңарга сөю, наз тулы күзләре белән карый иде. Кыз да егеткә битараф түгел ахры...

... Гөлсараның кырыгын үткәрешергә Мөнәвир белән Җәүһәрия кайтты. Аш мәҗлесенә хатын-кызлар чакырылды. Җәүһәриянең моңлы итеп Коръән укуы күзләрне яшьләндерде, чит-ят җирләрдә башка милләт вәкилләре арасында яшәп тә, үз телеңне, динеңне онытмау табындагыларны гаҗәпләндерде, татарларыбыз белән горурландырды да. Гөлшат:

- Мөнәвир абый, Җәүһәрия апа, сезгә мең-мең рәхмәт! Мин бит сезгә беркем түгел, ә сез кайгылы, авыр көннәрдә миңа ихлас күңелдән ярдәм иттегез.Үзем генә әлеге хәсрәтне, мәшәкатьләрне һич тә җиңеп-ерып чыга алмаган булыр идем. Сезгә олы йөрәкле, изге күңелле булуыгыз, ярдәмегез өчен рәхмәтләрем чиксез, - ди-ди, елый-елый, рәхмәт укыды.

... Вакыт дигәнең үтә дә үтә. Яңа ел якынлаша. Әле генә сары яфраклар җир өстенә түшәлгән чак иде. Ә хәзер... бөтен тирә-як күзне камаштырырлык аклыкка төренгән. Ап-ак карны шыгырдатып атлап барганда, күңел үткәннәрне барлаганда, телефон чылтыравы Гөлшатны уйларыннан арындырып җибәрде: Илнур икән!

- Гөлшат, күрешәсе иде, җимешем! Сагындым...

"Һе" дигән тын чыкты кыздан: төньяк башкала егетләре дә "җимешем" сүзен беләләрме икәнни!? Бу сүзне әнисе генә әйтә иде бит! Телефонның теге башы тагын "телгә" килде:

- Гөлшат матурым, мине ишетәсеңме? Күрешәсе иде...

"Җимешем" сүзенең әнисен искә төшерүе, газиз әнисе белән бергә яшәгән җылы-якты елларга кайтаруы кызны хисләр кочагына этәрде һәм "Ярар" диюен сизми дә калды. Телефон тынды. Гөлшат өненә килгәндәй үзенә үзе сораулар яудыра башлады: нинди күрешү? Ник кирәк? Кайчан? Кайда?

Икенче көнне фатирга Мөнәвир, Җәүһәрия һәм... һәм Илнур елмаеп-балкып килеп керделәр. Гөлшат каушады, сүзен дә әйтә алмый аптырап бетте. Барысы бергә кайтуларының хикмәте-сере нидә икән? дигән сорау кызга тынгылык бирмәде. Кичә Илнурның "Күрешәсе иде" дигәненә "Ярар" җавабының нәтиҗәсеме? Гөлшатның каушап калуын абайлаган Җәүһәрия табын әзерли башлады. Алып кайткан бик күп тәм-томнар, күчтәнәчләре белән өстәл сыгылып төшәрдәй булды. Бер кат тамак ялгап алгач, Мөнәвир сүз башлады:

- Балакаем Гөлшат, безнең җыйнаулашып кайтуыбызга аптырап калдың бугай. Курыкма, зинһар, начар ният белән йөрмибез. Мөхәммәт пәйгамбәребезнең әдәп-әхлакка өйрәтә торган хәдисләре бик күп. Берсендә болай диелә: "Күпчелек кайда, сезгә дә шул тарафта булу тиеш." Күпчелек безнең гаилә ягында. Син ялгыз, үзеңә генә яшәү кыен, куркыныч та. Без улыбыз Илнурга синең кияүгә чыгуыңны сорарга кайттык. Мин матур итеп сөйли белмим, шуңа күрә туры гына, кыска гына әйтәм: риза бул.

Илнур кыздан күзен алмый: җаны-тәне белән аның "Риза" дигән сүзен көтә. Фатир тирән тынлыкка чумды. Тынлык озаккарак сузылды ахры: егет башын иеп утырган кыз каршына барып тезләнде, кулларын тотып:

- Риза бул, Гөлшат җимешем, бик яратам бит мин сине. Беренче күрүемдә үк гашыйк булдым. Бу турыда әти, әнигә дә әйттем. Алар бик сөенделәр. Риза бул, җимешем, - ди-ди ялварды. Улының сүзен Җәүһәрия дә куәтләде:

- Риза бул, кызым. Улым бик ярата сине. Бер-берегезне хөрмәт итеп, яратышып яшәрсез, Аллаһы боерса. Мөхәммәт пәйгамбәребез дә өйләнү-гаилә коруны хуплаган: "Өйләнешегез, күбәегез, чөнки мин кыямәт көнне сез - өммәтем белән мактаначакмын," - дигән.

Менә шулай: "Күрешәсе иде" диюнең ахыры яңа гаилә барлыкка килү белән төгәлләнде. Никах Казанда булды, туйны гөрләтеп Петербургта үткәрделәр

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса