Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Әдәби иҗат

Крокодил

Туган як тарихы музее директоры Хантимер бик зур ачыш ясады - аларның Кәрәкәле авылы исеме крокодилдан алынган икән! Авыл янындагы сулары җыелып, җәй уртасында баткаклык хасил иткән сазлыклы күлдә язгы ташу вакытында кереп калган кәрәкәләр - кәрәкәләр түгел, кечерәйгән крокодиллар булып, сазлык урыны исә элекке диңгез төбе булган икән.

Хантимер моңарчы да туган як тарихын өйрәнгәндә әллә нинди тарихи чыганаклар табып, ачышлары белән авылдашларын шаккатырган иде. Тик менә крокодилның кәрәкәле балыгына әверелүе берәүнең дә башына килмәгән иде.
Авыл халкы гөж килде. Кая карама сүз шул турыда булды.
- Үләсемне белә идем, әмма кәрәкәле крокодилдан барлыкка килер дип белми идем, - диде дөньядагы бөтен вакыйгаларны белеп торган өчен "Интернет" кушаматы бирелгән Гайнетдин.
- Каян алып әйтәсең әле крокодилдан кәрәкәле балыгы барлыкка килгән, дип? Крокодил үзе беләсең килсә, кәрәкәле балыгыннан барлыкка килгән, - дип каршы төште Гыйззәтулла.
- Ә крокодиллар кәрәкәлегә әверелгәч, аларны балыгы-күле белән карга күтәреп алып киткән. Әнә бит хәзер дә Кәрәкәле өстендә җәй буе каргалар көтүләре белән очып йөриләр, - диде Вәлиулла.
Һәркайсы үз фаразын әйтте. Тик берәү дә:"Булмас, алай түгелдер", димәде. Чөнки Хантимер белми әйтмәс, ул туган як тарихын су урынына эчә һәм аның һәр әйткән сүзенә ышандырырлык дәлиле була иде.
Ахырдан барысы да;
- Болай булгач, безнең авылның тынычлыгы бетә икән. Диңгездә баткан кораблардагы хәзинәләрне эзләүче браконьерлардан күрәселәребез бар икән әле, - диештеләр.
Крокодил булгач, диңгезе, диңгезе булгач, баткан кораблары да булмый калмый инде.
- Ярый ла кораблар эзләү белән генә чикләнсәләр. Диңгезен җир астыннан табып, өскә чыгарсалар, Кәрәкәле авылы бетте, диген, - диде Интернет Гайнетдин.
- Каян белеп әйтәсең? - диде Гыйззәтулла.
- Браконьерлар тотынса, эшне ахырына хәтле җиткерәләр инде, алар сиңа Дәүләт Советындагы депутатлар түгел, буш сүз сөйләп йөрергә.
- Каян Хантимернең башына килеп керде соң шундый музей ачу? Тыныч кына яши идек, шулай тыныч яшисе идек... Кәрәкәле балыгының үзенә тимәгәч, ничә мең ел буена берәүгә дә зыян салганы булмады. Әгәр аннан крокодил ясасак, нихәтле зарар күрәчәкбез! Ач җанварларның кешегә ташланулары турында әйтмим дә инде!
Авыл шулай гөжләде. Гөжләрсең дә, кәрәкәле балыклары крокодилга әйләнсә, эш харап! Кәрәкәле үзе генә түгел, аның тирәсендә дөнья бетә! Түбән Кама ГЭСы төзелгәндә тирә-якта су астында калган болыннарның табигатькә китергән зыяны моның янында гүпчим чүп кенә! Ул чагында ГЭС үзе дә, аның күтәрелгән сулары да диңгез төбендә калачак!
Шуннан соң авыл халкы озак сөйләште, киңәште һәм Хантимер янына китте.
- Синең мөгез чыгара торган гадәтең бар инде, син безнең авылыбызның гына түгел, республикабыз горурлыгы. Авылга нигез салучы әби-бабаларыбызның җитмеш буынын тикшергән кеше. Аңа карап, аларның берсе дә кире кайтмады. Тик, зинһар, аларны кайтарсаң кайтар, кәрәкәле балыгын гына тынычлыкта калдыр. Тимә, кузгатма аның тарихын! Крокодилга әйләнеп куйса, иң беренче синең үзеңне кабып йотачак! Әнә милли горурлыгы уянган халыкларны Рәсәй хөкүмәте хәзер үк кабып йотар иде дә, хәленнән килми! Бу алардан да куркынычрак булачак бит! Диңгез суын йотып бетереп тә булмас!
Хантимернең бирешергә исәбендә дә юк иде.
- Нишләп кабып йотсын? Үз асылына кайтарган өчен рәхмәт кенә әйтәчәк әле ул миңа. Әле ул минем алдымда бөтен теләгемне үтәргә әзер торган алтын балык кебек биеп кенә торачак!
- Алтын балыкның диңгезе булмаса, үтәр иде теләкне пычагым! Ә син крокодилга теләгеңне үтәрдәй шартлар тудыра аласыңмы? Ә бу - крокодил бит! Иң беренче эше итеп сине кабып йотачак!
Картлар сүзне дәлилләп сөйли беләләр иде.
- Әйе шул, - диде Хантимер. - Милли горурлыкка тимик. Әле менә үзебезнең татарлыгыбыздан да ничек баш тарттырырга белмиләр, паспортка милләтебезне язудан да тарсыналар. Юкса, без берәүгә дә янамыйбыз. Ә бу - Крокодил! Безнең Татарстанда крокодиллар барлыгын күргәч, Рәсәй хөкүмәте шунда ук үз фикерен үзгәртәчәк һәм паспортка милләт графасын кертәчәк! Крокодил - безнең милли байлыгыбыз, горурлыгыбыз һәм җитди коралыбызга әвереләчәк, дәүләт символы булачак!
- Милләтләр белән дус яшәү политикасына менә дигән бомба ясамакчы икәнсең болай булгач...
Әмма Хантимер үз сүзен бирмәде:
- Сез, агай-эне, мине куркытып, тарихи чынбарлыкны йомып калдырмакчы буласыз! Сезнең кебек манкортлар аркасында безнең тарихыбыз кәрәкәле балыгы хәтле дә калмады. Мин бу турыда күкрәк киереп сөйләр өчен Югары Советка депутат булып сайланам. Президент та булам әле. Аннан соң Кәрәкәле авылы өчен яңа эра башланачак. Ә крокодил ул - валюта! Аның ите дә, тиресе дә, сөяге дә граммлап файда китерә.
Хантимер Кәрәкәледә крокодил үрчетү проекты турындагы сайлау алды программасын бастырды.
Бу программа буенча якын киләчәктә җир шарын су әйләндереп алачак, кешеләр крокодиллар өстендә яши башлаячак иде.
Җәмәгатьчелек аһ итте.
Югары Совет туздырылган кырмыска оясына ошап калды. Хантимергә үзләре өчен бер утрау калдыруны таләп итеп, илнең төрле почмакларыннан үтенүләр, ялварулар, куркытулар яуды.
Хантимер бөек идеясен тормышка ашыру урынына көн саен яшәгән урынын алыштырырга мәҗбүр булды. Ә мондый мөмкинлек - җирдә генә, крокодил өстендә көн саен сәяхәт итеп булмый иде.
Шулай йөри торгач, ул Кәрәкәледән крокодил, ә сазлыктан диңгез ясау уеннан бөтенләй ваз кичте. Кәрәкәлеләр дә тынычландылар һәм элеккечә яшәүләрен дәвам иттеләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса