Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Әдәби иҗат

Мәхәббәтне сатып алып булмый

Питрәч якларына күченеп килүебезгә 3 кенә ел әле. Шулай булса да, "Алга" ны бик яратып укып барам. Төрле гыйбрәтле хәлләр языла газет битләрендә. Мин дә сезгә үз язмышымны язарга булдым.

14-15 яшьләремдә Фәрит исемле бер егеткә гашыйк булдым мин. Ул хисләрне сүзгә генә сыйдырырлыкмы соң? Аны күрсәм, йөзләремә ут каба, аяк астымнан җир убылып киткәндәй була иде. Фәритне уйламаган бер генә минутым да булмады. Аңа багышлап әллә ничә көндәлек тутырдым. Ә Фәрит сиздеме соң дисезме? Белмим. Сизгән булса да, ут янып торган, мәктәпнең иң алдынгы укучысы янына килергә кыймагандыр ул. Мин әти-әниемнең бердәнбер кызы, һәрвакыт матур киендем, бар нәрсәм җитеш иде. Ә аларның гаиләсендә биш малай, Фәрит иң олысы, әти-әнисе көне-төне эштә булганлыктан, энеләре дә, йорт, каралты-кура да аның җилкәсендә. Уртача гына киенгән, беркайчан да йокысы туймаган Фәрит, үзен миңа тиң түгел, дип уйлады, күрәсең. Аның уйларында хаклык булган шул...
Минем арттан Рәис исемле егет йөри башлады. Миннән ике яшькә олы егетнең әтисе - колхоз рәисе, әнисе колхозда бухгалтер булып эшли. Һәрвакыт фырт киенсә дә, ул әллә ни чибәр түгел иде. Ләкин авылның иң бай егетен мин кире бормадым. Без егет-кыз булып йөри башладык.
Яраттыммы мин Рәисне? Юк, әлбәттә. Ул гына да түгел, мин аннан бераз җирәнә дә идем. Ул кочаклый башласа, тартылам, этеп-җибәрәм, ә ул моны минем тыйнаклыгым дип кабул итә иде. Ләкин минем аның белән очрашуыма әнием, аннан бигрәк әбием бик сөенә иде. Минем аларны да борчыйсым килмәде. Яратмасам да, Рәис белән йөрүемне дәвам иттем. Клубка да бик чыкмаска тырыштым, чөнки аның белән дусларым янында күренергә хурлана идем. Юк, начар егет түгел иде ул. Ләкин аңа карата җылылык хисләре миндә туа алмады. Күңелемнән генә мин һаман да Фәритне ярата идем. Очраклы гына күзгә-күз очрашкан чакларда, кызарып китүемне үзем дә сизәм, ул да сизгән булгандыр, чөнки кайчакларда озак, моңсу итеп миңа карап торгалый иде.
Мәктәпне тәмамлап, институтка кереп, бер генә ел укып калдым, Рәис әти-әнидән килеп, минем кулымны сорады. Алар, әлбәттә инде, бер-берсен сөйгән ике йөрәкнең арасына кермибез, дип, шунда ук ризалыкларын бирергә ашыкты. Кайсы ата-ананың баласын җитеш тормышта яшәтәсе килмәсен, ди. Әни инде минем Рәискә карата ясалма җылылыгымны да сизә башлаган иде бугай. Бу бала берәр акылсызлык ясамасын тагын, дип уйлады булса кирәк.
Без өйләнешеп яши башладык. Иремнең әти-әнисе район үзәгеннән фатир алып бирде. Яшәп китүләре бик авыр булды миңа. Рәис мине назларга тели, ә минем җирәнүдән каз тәннәре чыга. Шулай итеп яши торгач, беренче балабыз Рәмис туды. Бала тугач, тормышым бераз җайга төште, инде бар назымны аңа бирә башладым.
Зарланмыйм, бар нәрсәм дә җитеш минем: иң затлы тун гына киям, иң яхшы машинада йөрим. Табыныбыз һәрчак мул, чит илләрдән кайтып та кермибез. Ләкин арада җылылык юк. Аның эштән кайтып кергәнен зарыгып көтмим, берәр хатын-кыз белән сөйләшеп торганын күрсәм дә, көнләшмим. Бер өйдә ике чит кеше кебек яшәп ятабыз шулай. Ирем дә күнекте булса кирәк, ул болай да артык пошына торган кеше түгел. Ашарына әзер булса, шул җиткән. Бәлки, үзем салкын булганга, ул шундыйдыр. Белмим. Ләкин безнең арада иң мөһиме - Сөю юк. Кайбер гаиләләргә карыйм да, сокланып туя алмыйм. Бер-берләренә күзләреннән мәхәббәтләре тамып кына тора. Безнең арада менә шул җылылык юк шул.
Кайчандыр, яшь чагымда, байлыкка кызыгып, үзем сөймәгән кешегә кияүгә баруым өчен бик үкенәм хәзер. Бу язмамны да яшьләргә гыйбрәт булсын дип яздым. Ихлас хисләрне бернинди акчага да сатып алып булмый икән.

(Исемнәребезне үзгәртеп яздым).

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса