Алга

Питрәч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Әдәби иҗат

Питрәч районы Янсуар авылыннан Ксения Алексеева шигырьләре

Көтеп яшим

Күзләремә йокы керми бүген, -

Таң атканны килә күрәсем.

Сезнең белән бергә матур итеп

Яшиселәр килә диясем.

Сабыр булыйк әле бу тормышта,

Онытыйк авырлыкларны,

Барысы да артта калсын әле,

Көтеп яшик гел шатлыкларны.

Тормыш булгач төрле хәлләр була,

Язмыш сыныймы шулай,

Нигә инде бәхетләрне

Тигез бирми бу Ходай?

Гөлләремә сулар сибеп торам,

Чәчәк аткан гөлем бүген дә.

Бәхетләрем елмаер әле дип,

Гомерем буе көтәм үзем дә.

Балаларга

Тормыш юлына озатканда

Уйландыра ата-ананы.

Мин дә сезне бик тә яратам шул,

Ничек яртамыйсың газиз балаңны.

Күп иркәли алмадым кебек шул,

Бәлки хәтерегез калгандыр.

Күңелләрегезне шатландырыр өчен,

Минем беләкләр дә талгандыр.

Кичерегез мине барыгыз да,

Җитмәгәндер сезгә назымда,

Гомерләр ике килми икән шул дип,

Уйлап йөрим хәзер барында.

Истәлегем булып калсын әле,

Күңелемдәген әйтми калалмыйм,

Бәлки искә алып бер укырсыз,

Сүзләремне шулай тәмамлыйм.

Ничек тә тырыш, балам

Хөрмәт ит син һәр кешене,

Адашмый бар гел юлдан.

Язмышың кулларыңда бит,

Мин бәхет теләп калам.

Бәхетле бул инде, балам,

Изге теләгем сиңа.

Көн дә хәлемне сорасаң,

Бары шул җитә миңа.

Тигез күр син бу тормышта

Газиз әти-әниеңне,

Үз сүзеңне әйтә бел син,

Якын ит җаныеңны.

Теләмим бу дөньяда

Көчсезгә калуыңны.

Туп алдым

Әти белән кибеттән,

Матур туп алып кайттым,

Озак итеп уйнадым да,

Кичен йокларга яттым.

Иртән йокыдан тордым,

Кулыма тупны алдым.

Аннан урамга чыктым,

Таеп егыла яздым.

Тәрәзәдән дә кармадым,

Урамда яңгыр яуган.

Тубым төште кулымнан,

Тәгәрәп китте юлдан.

Әй йөгерәм, әй чабам,

Әби дә килә арттан,

Тукта-тукта,кызым, ди

Тупны тотам үзем ди,

Менә шундый минем әби,

Бик яратам шул үзен,

Тыңлыймын бөтен сүзен.

Сеңлем куян күргән

Бер көн безнең бакчабызга

Ничектер, куян кергән.

Бакчадагы куянны

Сеңлем Юля күргән.

Бик тә озак карап тордым,

Бик шатландым шуңа ди,

Озын колакларын тырпайтып,

Карап торды миңа ди.

Кайчан килер икән дип,

Көн дә көтә куянны.

Тагын килсә ашатам ди

Яратам ди мин аны.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: Питрђч, Янсуар, Укучылар иќаты