Алга

Питрәч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Әдәби иҗат

“Питрәч таңнары” әдәби сәхифәсе

Ләйсән САФИНА

Шәле урта мәктәбенең 5 Б сыйныфы укучысы
Туган тел
Туган телем минем өчен,
Бик газиз һәм бик якын.
Аны хөрмәтләсәң генә
Аңлыйсың Ватан хакын.
Туган тел - иң зур байлык ул,
Әби-бабайдан калган.
Алар телгә мәхәббәтне
Күңелебезгә салган.

Бәхет
Бәхет нәрсә ул, дусларым,
Кайсыгыз әйтә ала.
Бу сорауны ишеткәннәр
Башта уйланып кала.
Бәхет ул - кояш балкышы,
Бәхет ул - яз каршылау.
Бәхет ул ап-ак карлар,
Бәхет язгы ташулар.
Әти-әни саулыгы,
Туганнар сөенече.
Шатлансалар чын күңелдән
Дусларың синең өчен.
Бәхет ул яшәү дөньяда
Кирәкле кеше булып.
Шатлык тулы җырлар белән
Күңелләр торса тулып.

Тату гаиләм
Гаиләбездә дүрт кеше без,
Әти, әни, сеңлем, мин.
Тату гаиләбез турында
Хәзер сезгә сөйлим мин.
Әтием балта остасы,
Әни газет чыгара.
Нәкъ менә үзем шикелле -
Сеңлем укучы бала.
Бар эшне бергә эшлибез,
Ял итә дә беләбез.
Дәресләрне әзерлибез
Көн дә әни белән без.
Ял көннәрендә бергәләп
Әбиләргә барабыз.
Аларга бик күп итеп
Күчтәнәчләр алабыз.
Туганнарым белән һәрчак
Горурлана алам мин.
Тату гаиләдә үсүче
Бик бәхетле бала мин.

Рафил САБИРОВ,
Шәле урта мәктәбе 5 Б сыйныфы укучысы
Әнием
Әниемнең исеме
Фәридә була минем.
Ул Шәледә бер генә
Газиз, кадерлем минем.
Иртүк күзләрне ачуга,
Килә аны күрәсе,
Әнием, бәгырем, сине
Бик яратам диясе.
Әни безне назлаучы,
Кадерләүче, аңлаучы.
Җирдә тик бәхетле булыр
Әни сүзен тыңлаучы.

Инсаф КӘРИМОВ
Шәле урта мәктәбе укучысы
Туган авылым
Ерактан ук күренеп тора
Минем гүзәл авылым.
Тагын да шулай матурлан
Тылсымлы туган ягым.
Синдә генә күреп була
Алтын төсле кырыңны.
Шулай матур үсеп торган
Хәтфәдәй болыныңны.
Урманына килеп керсәң,
Бик хозур наратлары.
Күз алдыннан бер дә китми
Җәелгән җиләк кыры.
Матурдан матур чәчәкләр
Адым саен үсәләр.
Туган ягымда гына ул
Шундый гүзәл чәчкәләр.

Айсылу ИШМӨХӘММӘТОВА
Шәле урта мәктәбе укучысы
Минем әнием
Әнием минем матур,
Гел көлеп тора йөзе.
Безне иркәләп, назлап,
Гел сөеп тора үзе.
Иртә белән уята
Иркәләп, назлап кына.
Мәктәптән көтеп ала,
Чәйләрен куеп кына.

Айгөл МӘЛИКОВА
Шәле урта мәктәбе укучысы
Зилия
Нәни генә бер бала-
Зилия диләр аны.
Зилия - кыз бала
Матур итеп елмая.
Көләчтер аның йөзе,
Көләдер ике күзе,
Көлә аның ирене,
Яратамын мин сине.

Нурия ЗАҺИТОВА
Шәле урта мәктәбе укучысы
Кызык Яңа ел
Менә Яңа ел җитте,
Ә урамда кар бетте.
Яңа елда нишләргә?
Су коенырга мәллә?
Ә җәй җиткәч нишләрбез?
Чана-чаңгы шуарбыз.
Менә нинди тамаша,
Безнең башлар кайнаша.

Алсу СИРАҖЕТДИНОВА
Шәле урта мәктәбе укучысы
Яраткан җитәкчебез
Безнең класс - тату класс,
Юк бездә начарлык та.
Үзебезнең арабызда
Бар безнең "начальник та".
"Начальник"дигән кешебез,
Җитәкчесе - сыйныфның.
Хаталарны төзәтүче
Катлаулы яшь буынның.
Кирәк чакта күрәзәче,
Кирәк чакта киңәшче.
Кечкенә генә уңышка да,
Чын күңелдән сөенүче.
Шундый апабыз булганга,
Без дәртләнеп эшлибез.
Шуңа да без авырлыкны
Тиз һәм җиңел чишәбез!

Безнең класс
Безнең класс шук класс,
Безнең класс ут класс.
Хәтта артыгын шаярып,
Тәрәзә ваткан класс!
Кирәк чакта без бик җитди,
Кирәк чакта без җыйнак.
Тәртипсез дә булгалыйбыз
Ләкин кирәктә тыйнак.
Нинди булуга карамастан,
Бу бит минем класс шул.
Без бик тату класс белән,
Син дә безнең кебек бул!!!
Куркуларны белмибез без,
Батыр да без, куәтле.
Яратабыз укуны без,
Яратабыз мәктәпне!
Ярышларга еш барабыз,
Чит итмибез хезмәтне.
Мәктәп данын яклыйсыз дип,
Мактап торалар безне!!!

Зөлфия ГЫЙНИЯТОВА.
Шәле
Җибәрмә мине
Син җибәрмә мине,
Тот кулымнан.
Китәрмен дә, ә син калырсың.
Учларыңда бәхет кошы бит мин
Бер ялгызың минсез арырсың.
Син җибәрмә мине,
Аңла гына.
Югалырмын, ә син эзләрсең.
Яннарыңда пар сулышың бит мин.
Мәхәббәтсез ничек түзәрсең.
Син җибәрмә мине,
Чык каршыма.
Ышандырдың, ярар китмәмен.
Мин бит кояш, гомер юлларыңда,
Нурларымнан мәхрүм итмәмен.

Йөрәгем
Сүнәм - сүнәм - диеп типмә,
Бар бит әле кирәгең.
Утлар, сулар, диңгезләрне
Кичкәнсең син йөрәгем.
Йодрык кадәр эчләреңә
Кайгы, шатлык сыйдырган.
Йомшак та син, гадел дә син
Барын алдан тойдырган.
Яшим-яшим - диеп тип син
Хафаланма, тынычлан.
Кайчакларда, хәйран калам,
Үткен бит син кылычтан.

Кызым
Иңнәренә канат куйсаң,
Ул кояш була белә.
Яктырып яшисең килсә,
Кояш булуын телә.
Синең ни уйлаганыңны,
Күз карашыңнан белә.
Бәхетең кулыңда булыр
Янда булуын телә.

Туган нигезем
Бер матур йорт утыра ап-ак таштан.
Ә син нигезем, нигә боек соң?
Югалтулар санап моңаясың
Үзәк өзгеч яшерен моңым син.
Әти-әни исән булса әгәр
Көлеп торыр иде иртәләр.
Кырыеңнан елап узып китәм
Нигә, нигә икән киртәләр.
Сүрәтеңне саклыйм күңелемдә,
Әти чалымнарын эзлимен.
Әни йөгереп каршы чыгар төсле,
Серләремне сөйлим, түзмимен.
Әти-әни исән булса әгәр
Йөрмәс идем синең тирәли.
Күршеләр дә оныттылар бугай,
Сагынуларым җанны телгәли.

Азат ЗИННӘТУЛЛИН.
Ленино-Кокушкино
Туган телем
Татар теле - ата-бабам теле,
Нинди күркәм тел син, аһәңле.
Авыз тутырып, мин татар, дия алам,
Шуның белән мин бик бәхетле.
Горурланам, телем, синең белән,
Горурланам халкым белән мин.
Мирасымның балаларыма да
Күчәсенә иманым камил.
Телсез, денсез, динсез калудан
Саклагыз сез безне, өлкәннәр!
Азмы телләр кирәк саналмыйча,
"Үле телләр" булып киткәннәр?!
Татармын, дип тибә йөрәк,
Әле ярый татар, ди җаным.
Киләчәктә дөнья киңлегендә
Нык тотарбыз татарның данын.
Әти-әнием, укытучымнан алам
Милләт серләренең барын да.
Тел бетәр дип, борчылмагыз әле,
Безнең кебек яшьләр барында!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса