Алга

Питрәч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Әдәби иҗат

Питрәчтән Анастасия Долгова: “Үткән гомеремнең хатирәләрен шигъри юллар итеп кәгазьгә терким”

Мин, Долгова Анастасия Макаровна, 1947 елның 1 нче гыйнваренда колхозчы гаиләсендә өч яклап урман кочагына урнашкан бай табигатьле Питрәч районы Иксуар авылында дөньяга туганмын. Бала вакытым, үсмер чакларым туган авылымда үтте.

15 яшеммнән "Заря" колхозында эшли башладым. Язгы, көзге чәчү без, кыз балаларга йөкләнде. Ә кышын колхозга урман кистек.

Күп еллар тегү фабрикасында хезмәт куйдым. 12 ел Питрәчтә махсус мәктәптә, 15 ел балалар бакчасында эшләдем. 43 ел эш стажым бар.

"Ветеран труда" медале белән бүләкләндем.

Хәзерге вакытта үткән гомеремнең хатирәләрен шигъри юллар итеп кәгазьгә терким. Алар "Алга" район газетасында даими басылып бара.

Кем укыса да -

Кулъязмаларым

Гаепләмәгез шигырь юлларын!

Шагыйрә түгел, кулларым!

Өлешчә монда гомер юлларым!

Укытучым минем!

Укытучым минем, укытучым,

Чиксез Сиңа олы хөрмәтем.

Сихри сүзең белән һәр күңелдә

Син белемгә сөю дөрләттең.

Күп эшләрең өелеп өйгә кайта,

Гел йокысыз үтә төннәрең.

Барлык төр һөнәрнең юл башында

Тора, укытучым, һөнәрең!

Беренче адым - белем дөньясына

Бала ача мәктәп ишеген.

Аннан чәчләренә чал кунгач та,

Сагынып яши белем бишеген!

Белем чишмәсендә сугарыла

Икмәк үстерүче ир-атлар.

Галәм киңлегендә - космонавт,

Җигәрләнә суда кораблар.

Җир өстендә, җир астында поезд,

Төзүчеләр йортлар салалар.

Укытучы салган фундаменттан

Күтәрелә горур калалар!

Зур-зур галимнәрнең, президентның -

Тәүге юл җанда саклана.

Һәр баланың юлы сезнең сызган

Акбур юлларыннан башлана.

Укытучым минем, укытучым -

Җаваплы шул синең хезмәтең!

Саф табигать хәтта башын иеп,

Әйтә Сиңа мең-мең рәхмәтен!

Сагынып гомер сөрәм

Бу шигыремне "Заря" колхозында гомер буе тракторчы булып эшләгән Александров Павел бабай һәм Фадеева Мария Йосиповна истәлегенә һәм дә хәзерге вакытта исән-имин гомер сөрүче Иксуар кызларына, Павел бабайның улы тракторчы Иванга багышлыйм.

Бөтен кешелек дөньясын

Олылап икмәк тора.

Язгы чәчү, көзге чәчү -

Кыр-басу туендыра.

Кадерләп күңелдә саклыйм

Чиксез кырлар гизүне.

Яшь чакта... егетләр

Изүләре чишүле.

Көн-төн тракторлар кырда...

Без аның әшнәләре.

Бер чакта көтеп ятмадык

Кемдер, дип, эшләр әле.

Иген бөртекләре чәчтек

Меңләгән гектарларда.

Мул уңышлар үсә торды

Дулкынланып кырларда.

Бер агрегатта өч чәчкеч,

Алты кыз ялсыз кырда...

Хәзер космос заманасы,

Капчык ташу юктыр да.

Икәүләп көчкә салабыз

Орлыклы капчыкларны -

Кыр-басуларга нык бәйле

Минем үсмер чакларым.

Кырларымны, басуларны

Һәрчакта төштә күрәм.

Яшерә алмыйм хисемне -

Сагынып гомер сөрәм!

Биләр яклары

Биләр якларына килсәң,

Изге тауда Изге чишмәләр...

Тыңла әле, чишмә сагышын

Күңел серен алар чишәләр.

Легендамы, әллә чынбарлык?

Чынбарлыкка без дә инандык.

460 баскыч үтәргә -

Изге тауга менеп җитәргә.

Азатлык өчен көрәштә - яуда

40 кыз булган бу Изге тауда.

40 сугышчы, тотып хәнҗәрен,

Каршы алганнар дошман гаскәрен.

Күкрәкләре канга батса да,

Рухлары сынып төшмәгән.

Хәл җыярга ятып су эчкән

Тау астында Изге чишмәдән.

Бүгенге көн безнең буыннан

Изге тауга һәйкәл куелган.

Азатлык яуланган биектә...

40 кыз мәңгелек иректә!!!

Компьютер заманасы

Яшен кебек килеп керде

Компьютер заманасы.

Уйламагыз, яңарышка

Һич килми зарланасы.

Балакайларыбыз безнең

Тиз ияләштерде телен.

Укуны читкәрәк этеп,

Ихлас бирде күңелен.

Әллә актарып карыйсы,

Нинди хикмәт төбендә.

Ату шартлату, дөбердәү -

Һәрбер уен төрендә.

Спорттан да читләштеләр -

Сихерләнде балалар...

Компьютердан интегәләр

Инде ата-аналар.

Галимнәр дә баш ватадыр...

Кемгә ничек ярарга.

Шушы мәсьәләнең

Чишү юлын табарга.

Полиция егетләре

Полиция хезмәтендә

Эш сәгатен юк санау.

Җинаятьче тарафыннан

Һәрчакта инде янау!

Халык өчен, хаклык өчен

Алар, чынлап, нык терәк!

Җинаятьне фаш итүгә

Күпме көч кую кирәк!

Безнең чорның да бар әле

Үз "Шәкүр караклары".

Кеше мөлкәтен урлаучы

Чын әрәмтамаклары.

Эзләп табып тузгытканда,

"Шакалларның" оясын,

Төбәп аткан мылтыгына

Күкрәгеңне куясың!

Бу егетләр күпме һәлак

Рецидивистлар кулыннан.

Җәза да артык бирелми -

Кайта ярты елыннан.

Полиция егетләре

Көч алалардыр кайдан?

Баш иеп әйтәсе килә:

"Дан, егетләр, сезгә - дан!!!"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
2
X