Алга

Питрәч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Әдәби иҗат

ШИГЪРИ ТӘЛГӘШЛӘР

Зөлфия ГАБДРАХМАНОВА. Питрәч

Туган җиремә
(җыр)
Туган җирем, гүзәл җирем,
Синнән ерак яшәсәм дә,
Озын гомерләр телимен
Әткәем-әнкәемә.
Куш.: Сагындым, сагындым, сагындым,
Әткәем-әнкәемне.
Чит җирләрдә гомер кичерүләр
Авыр соң, авыр инде. - 2 тапкыр.
Балачакны сагынып мин,
Кайтам туган җиремә.
Исәннәрнең кадерен белик,
Туып-үскән илемдә.
Куш.: шул ук.
Туган җирем, газиз йортым,
Синнән ерак яшәсәм дә,
Күңелләрем сиңа тартыла,
Кайтырмын киләчәктә.
Куш.: шул ук.

Зөлфия ГЫЙНИЯТОВА.
Шәле
Кайтыйк яшьлек таңына
Бир кулыңны, барын онытыйк та,
Әйдә, кайтыйк яшьлек таңына.
Инеш буендагы өянкеләр,
Чишмә юлы безне сагына.
Таңга чаклы урыйк болыннарны,
Чүкер-чүкер бетмәс сүзебез.
Йөрәкләрдә ялкын, күзләрдә ут,
Ай, йолдызлар, зинһар, түзегез.
Әни әрләр, күптән вакыт инде,
Өйгә чаклы, әйдә, озатчы.
Матур сүзләр белән иркәләрсең,
Мәңге бергә, диеп юатчы.
Бир кулыңны, барын онытыйк та
Әйдә, кайтыйк, яшьлек таңына.
Зәңгәр күктә икебезгә бүген
Мәңге сүнмәс йолдыз кабына.

Җибәрмә мине
Син җибәрмә мине,
Тот кулымнан.
Китәрмен дә, ә син калырсың.
Учларыңда бәхет кошы бит мин
Бер ялгызың минсез арырсың.
Син җибәрмә мине,
Аңла гына.
Югалырмын, ә син эзләрсең.
Яннарыңда пар сулышың бит мин.
Мәхәббәтсез ничек түзәрсең.
Син җибәрмә мине,
Чык каршыма.
Ышандырдың, ярар китмәмен.
Мин бит кояш, гомер юлларыңда,
Нурларымнан мәхрүм итмәмен.

Йөрәгем
Сүнәм - сүнәм - диеп типмә,
Бар бит әле кирәгең.
Утлар, сулар, диңгезләрне
Кичкәнсең син йөрәгем.
Йодрык кадәр эчләреңә
Кайгы, шатлык сыйдырган.
Йомшак та син, гадел дә син
Барын алдан тойдырган.
Яшим-яшим - диеп тип син
Хафаланма, тынычлан.
Кайчакларда, хәйран калам,
Үткен бит син кылычтан.

Кызым
Иңнәренә канат куйсаң,
Ул кояш була белә.
Яктырып яшисең килсә,
Кояш булуын телә.
Синең ни уйлаганыңны,
Күз карашыңнан белә.
Бәхетең кулыңда булыр
Янда булуын телә.

Туган нигезем
Бер матур йорт утыра ап-ак таштан.
Ә син нигезем, нигә боек соң?
Югалтулар санап моңаясың
Үзәк өзгеч яшерен моңым син.
Әти-әни исән булса әгәр
Көлеп торыр иде иртәләр.
Кырыеңнан елап узып китәм
Нигә, нигә икән киртәләр.
Сүрәтеңне саклыйм күңелемдә,
Әти чалымнарын эзлимен.
Әни йөгереп каршы чыгар төсле,
Серләремне сөйлим, түзмимен.
Әти-әни исән булса әгәр
Йөрмәс идем синең тирәли.
Күршеләр дә оныттылар бугай,
Сагынуларым җанны телгәли.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса