Алга

Питрәч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Әдәби иҗат

Шәле авылыннан Мансур Вәлиевнең “Карак күселәр” язмасын тәкъдим итәбез

Элек ТатЦИК авылы кырыенда Мишә елгасы буенда Вахитов исемендәге колхозның (Шәле) 20 гектар җирне биләп торган яшелчә һәм җиләк-җимеш бакчасы бар иде.

(Ни кызганыч, ул бакча бүген юк инде). Елның елында мул уңыш бирә торган әлеге бакчадагы җиләк-җимешләрне, җәен һәм көзен, хәтта кышын да, Казан шәһәренең сәүдә нокталарына озатып тордылар. Җыеп алынган, хәзерләнгән продукцияне шәһәргә алып китеп урнаштыру эше танылган бакчачы Миннегаян апай Ибраһимовага йөкләтелгән иде. Ягъни, шул тармактан кергән һәр тиен акча өчен колхоз идарәсе каршында ул җавап тотты. Шулай бервакытны, үз эшенә җаны-тәне белән бирелгән, колхоз акчасын күз карасыдай саклаучы бу апай, бер тапкыр да башына китереп карамаган, хәтта төшенә дә кермәгән яман борчулы хәлгә юлыга. Ул көнне Миннегаян апай, Казанның Бауман урамындагы азык-төлек кибетенә күп күләмдә карлыган һәм чия илтеп тапшыра. Кибет бухгалтериясе белән исәп-хисапны өзгәч, саллы гына акча белән эш урынына - ТатЦИКка - бакчага кайта. Акчаны колхоз кассасына бераз соңрак - бакчадагы эшләрнең ничек барганлыгын күзәтеп чыкканнан соң тапшырырга уйлый. Алып кайткан акчаны вакытлыча гына җиләк-җимеш саклый торган складтагы карлыган әрҗәләре арасына, шәл яулыгына төреп куеп тора. Бакчада эшләүче хатын-кызларга кушылып бер сәгать карлыган җыйганнан соң, Казан шәһәреннән суган алырга дип килгән машинага утырып, яшелчә бакчасына китеп бара. Аны төяп, озатып җибәргәннән соң, кире складка кайта. Исәбе бик астында калган акчаны колхозга илтеп тапшыру. Кесәсендәге ачкычлары белән йозакларны һәм склад ишеген ача, эчкә үткәч, куйган урында акчаның юклыгын күргәч, Миннегаян апайның аяк астында җир убылгандай, арт шәрифе белән лып итеп бетонланган идәнгә утыра. Нәкъ шул чагында складка кулына бер шешә лимонад тоткан энесе Шамилнең малае Наил килеп керә. Агарган йөзле, бизгәк тоткан кебек калтырап, сулык-сулык килеп идәндә елап утырган апасының шушындый халәттә булуына имәнеп, аптырап китә.

- Апай, нишләдең, нәрсә булды сиңа, төсең качкан, каты авырыйсың ахры, сиңа медицина ярдәме кирәк, әйдә өйгә кайтабыз, машина белән мин, эч менә бу лимонадны, бәлкем җиңеләеп, хәлләнеп китәрсең, - дип акча югалту хәсрәтеннән яртылаш өне киткән Миннегаян апайны идәннән күтәреп торгызып урындыкка утырта. Берничә йотым лимонад эчкәннән соң, Миннегаян апай үз халәтенә кайта һәм:

- Энекәш, бүген мин зур югалтуга дучар булдым, колхозның җиләк-җимеш саткан акчасын урлаттым, ичмасам, шул акча белән иртәгә Казанга - хуҗалык өчен кирәк-яракларга барасылар иде. Рәис белән бухгалтерга, идарә членнарына ни дип җавап бирәм, нинди йөз белән күренәм инде. Моның өчен хөкемгә тартачаклар, утыртачаклар бит мине. Наил, балакаем, кайсы кәкре куллы явыз, рәхимсез бәндәнең кулы уйнады икән, их, белсәң иде шуны, нишләпләр карарга соң? Мондый ачы хәсрәтне йөрәгем күтәрә алмас инде, шундый матур гына итеп, тырыша-тырыша эшләп йөргәндә менә сиңа мә, - дип Миннегаян апай кабат үкси-үкси еларга керешә.

- Апай, бәгърем, зинһар дип әйтәм, бетеренмә, тынычлан, Ходай Тәгаләбездән сабырлык сорап, уфтануларыңны, пошаманлануыңны бер читкә куеп торып, үз-үзеңне кулга ал. Аннары, әйдә аңлашыйк әле, ул акчаларны кайчан, ни сәбәпле һәм нинди шартларда урлаттың, Казандамы яки бирегә - Шәлегә кайткачмы, сөйләп күрсәт әле, - ди Наил апае белән булган "ЧП" турында бик тә беләсе килеп.

- Мондый гафу итмәслек хәл хаталануым аркасында килеп чыкты, энем. Гөнаһ шомлыгына каршы, бүген төшкә кадәр, алып кайткан ул акчаларны колхоз кассасына тапшырмыйча, складның әнә теге почмагындагы карлыган савытлары арасына шәл яулыгыма төреп яшереп куйган идем. Анда куеп торуымның сәбәбе шул - шәһәрдән суган алып китәргә дип йөк машинасы килгән иде. Акча артыннан йөреп, аны көттереп торасым килмәде. Складны ике йозак белән бикләдем дә, шул машина кабинасына утырып бакчага киттем. Анда ике сәгатькә якын йөреп кайттым. Кайткач, куйган урынны карасам, акчадан җилләр искән, бары тик яулыгым гына калган иде, - ди әле һаман тетрәнүе, әрнүе бетмәгән Миннегаян апай.

- Склад ишекләрен дә ике йозак белән бикләп киткәнсең, ачкычларны да үзең белән алгансың, акча куйганыңны да беркем күрмәгән, тәрәзәләр аша үтеп керү мөмкинлеге дә юк, дисең. Шулай булгач, кеше кулы уйнамаган монда, күсе дигән җанварлар эше түгел микән бу, ул хәшәрәтләрдән барысын да көтәргә була, алар әллә ниләр эшләргә сәләтле, - ди Наил, апасының хәсрәтле йөзенә карап һәм үзенчә сәер яңалык әйтергә теләп.

- Әллә нинди, кеше ышанмаслык, тузга язмаган, бер дә кирәкмәс, мәгънәсез сүзләр сөйләп, ниләр уйларга да белмәгән газиз башкаемны катырма, күземә төтен җибәрмә әле, Наил. Апаеңның төпсез, бик тирән коега төшеп баткан чагы хәзер. Ә син болай да телгәләнгән, җәрәхәтләнгән йөрәгемә тоз салып, күселәр эше түгел микән бу, дип әкият сөйләп торасың. Күселәргә нигә, нәрсәгә кирәк булсын инде ул акчалар, аларның безнең кебек кибеткә барып әйбер сатып аласылары юк ич инде, "кара көннәренә" дә кирәкми. Син миңа иң якын туганым буларак ниндидер күселәр турында сөйләмә, ә берәр төпле, акыллы киңәшеңне бир. Нишләргә инде менә хәзер миңа? Бу башыма сыймый торган четерекле мәсьәләне ничек, нинди юл белән хәл итәргә, актык очракта кемгә, нәрсәгә таянырга? - дип көрсенә-көрсенә өзгәләнүен дәвам итә Миннегаян апай.

- Апай! Кадерлем, җимешем! Алай каты өзгәләнмә инде, яныңда ярдәм кулы сузарга, ныклы терәк булырга без - туганнарың бар ич. Башыңа әллә нинди авырлыклар килсә дә, без сине ташламаячакбыз, йолкып алачакбыз, сынарга ирек бирмәячәкбез, хөкем каршына басарга да юл куймаячакбыз. Тагын бер тапкыр үтенеп, ялварып сорыйм, уфтануларыңны, җаныңны рәнҗетүеңне туктат инде. Акча табылмаган очракта, абзарыбыздагы ике баш, икешәр яшьлек үгезләрне тотабыз да чалабыз һәм Казанның колхоз базарына алып барып сатабыз. Иттән чыккан шул акчалар белән килгән зыянны, югалтуыңны томалыйбыз. Бу фани дөньяда һәр катлаулы нәрсәдән дә чыгу юлы бар, апай. Ходаебыз кушса, ярдәм кулын сузса, бәлкем югалган акчаларың табылыр да әле. Шулай дип өметләник, өметсез шайтан гына диләр ич.

Сатып алган лимонадын тагын бер тапкыр кыстый-кыстый эчерткәннән соң апаен чын йөрәктән кызганучы һәм юатучы Наил сүзен менә болай дип дәвам итә:

- Күселәр эше түгелме икән ул, дип кабаттан сөйли башлаганыма ачуың килсә-килер, шулай да, мин сөйләгәннәрне түземлегеңне саклап, бераз гына тыңлап тор әле, апай.

Күптән түгел, Шәленең Йолдыз очындагы Шурулла дип аталучы азык-төлек кибетендә менә нинди маҗаралы, могҗизага тиң хәл булган. Ул көнне адаш кызлар, ягъни ике Зөлфия, кичке 9га кадәр эшләп, авылдашларына чикләнмәгән күләмдә җиләк-җимеш сатканнар. Сатып алучылардан җыелган акчаны вакыт соң булу сәбәпле, сельпо кассасына тапшырырга өлгермәгәннәр, синең кебек, вакытлыча гына, үзләре генә белә торган урынга яшереп куйганнар. Икенче көнне, кибетне ачып кергәч, ныклап яшерелгән урында акча юклыгын күреп, икесе дә "телсез калалар", ни, нәрсә дип әйтергә дә белмичә, бер-берсенә аптыраплар китеп карашып торалар. Чөнки, үзләре генә белә торган зур суммадагы акчаның юкка чыгуына һич кенә дә ышанасылары килми. Кат-кат, җентекләп эзләүләр нәтиҗә бирмәгәч, гаилә, сельпо, райпо каршында нинди җаваплар тотарбыз инде дип, еларга ук керешәләр. Акча югалту кайгысыннан өннәре китә башлаган, тәмам төшенкелеккә бирелгән кызларга кибеткә ашау-эчү әйберләре сатып алырга дип килгән Илшат Сәлахов исемле егет ярдәм кулын суза (Зөлфия Гыйләҗеваның бертуганы).

- Әйе, хәлегез әйтеп бетергесез авыр, бик мөшкел икән шул, зур зыянга дучар булгансыз, ничек кенә ярдәм итим икән соң сезгә, - ди Илшат "ут тоткан" мескен кыяфәтле кибетчеләрнең хәсрәтләрен уртаклашып. Аннары менә болай ди:

- Ышанмасагыз ышанмагыз, мин уйлап чыгарган нәрсә яңалык түгел. Күсе дигән җанварларның да кешеләр кебек акча яратулары турындагы мәкаләне бер үзәк матбугат басмасыннан укыган идем. Кәгазь акча составында аларның аппетитларын ача, күңелләрен күтәрә торган ниндидер тәмләткеч матдә бар икән. Минем фикерләвем, фаразлавым буенча, сезнең яшереп куйган акчаларыгызны әнә шул күсе дигән мәхлук җаннар "шудырмадылар" микән.

Алар бары тик тимердән ясалган сейфларга гына үтеп керә алмыйлар, ә шикәр комы капчыклары астына - гап-гади урынга гына яшерелгән акчаларны табу, ул бәдбәхетләр өчен берни дә тормый, әз генә дә кыенлыклар тудырмый. Барыгыз кайсыгыз булса да берегез, күршеләрнең берсеннән балта, чүкеч һәм кадак-суыргыч сорап торыгыз. Шулар ярдәмендә әнә теге нәни бала кулы сыярлык, кимерелгән кырыйдагы идән тактасын кубарып карыйк әле. Ул хәшәрәтләр гадәттә "квартирлары" итеп идән асларын сайлыйлар, чөнки аларга тыныч, җылы, кибет эченә кереп-чыгып йөрер, җаннары теләгән тәм-томнардан авыз итәр өчен кечкенә генә тишек җитә. Бик зур күселәр дә, биш тиен акча зурлыгындагы тишектән кереп-чыгып йөри ала икән, - дип Илшат кызларны гаҗәпкә калдыра.

Гел төзелештә йөреп остарып беткән Илшат кулындагы эш кораллары ярдәмендә ныклап кадакланган идән тактасын кыска гына вакыт эчендә каерып ача. Аның һәр хәрәкәтен диккать белән күзәтеп торган кызлар кинәт шатлыклы тавышлар белән кибет эчен яңгыратып:

- Ур-ра, акчаларыбыз табылды, әнә ич алар, икенче идән тактасы астында безне көтеп яталар. Әүлия икән ич син, Илшат, - дип егетне ике яктан кочып алалар.

- Акчаларыгызны җыеп алыгыз да, санап карагыз, күпмесенең башына җиттеләр һәм тәмен татып карадылар икән, - ди Илшат. - Анысы сәдака гына булыр инде. Әгәр син килеп чыгып төпле киңәшләрең белән ярдәм кулы сузмаган булсаң, бүгенге көн безнең өчен дөньяның иң хәсрәтле, иң ямьсез көне булып гомеребез буена уелып калган булыр иде, бер дә авырмыйча 100гә кадәр яшә, Илшат, - диләр сөенечтән битләре кояштай балкучы кибетче кызлар.

- Шәледә, Йолдыз очындагы кибеттә күселәрнең зур суммадагы акчаларны урлап идән астына ташып куюлары, ул акчаларны кибетче Зөлфия Гыйләҗеваның бертуганы Илшат Сәлаховның табып бирүе турындагы шаккатмалы хәбәр, авыл халкының, олысының, кечесенең дә, озак вакытлар теленнән төшмәде, ә син бу турыда нишләп хәбәрдар булмадың икән соң, апай җаным?

Аннары, син кул күзәтүең астында һәр көн саен Шәледән килеп 30ар-40ар хатын-кыз бакчада эшли ич. Алардан ишетергә дә насыйп булмадымени соң? Синең дә акчадан колак кагуың серле, нәкъ кибетчеләрнекенә ошаган. Әйдә, без дә Илшат эшләгәннәрне кабатлап карыйк әле. Склад стенасына кадакланган берничә каршы һәм ян такталарны кубарып, тикшерү уздырып карыйк. Ходай насыйп итсә, белмәссең, бәхет безгә дә елмаер, - ди Наил апаеның күңелендә өмет чаткылары уятып.

- Аллага тапшырдык алайса, ни булса шул булыр, әйдә соң, тәвәккәлләп кара, энем, - ди Миннегаян апай эченнән белгән догаларын укып.

Хикмәти Хода! Ни гаҗәп, биредә нәкъ Йолдыз очындагы Шурулла кибетендәге кебек, күсе мәлгуньнәр кебек акчаларны чәлдергәннәр икән. Табылган акчаларны Наил җыеп алып өстәлгә куйгач, Миннегаян апай гаярьләнеп кычкырып җибәрә.

- Я, Аллам! Өнемме, төшемме соң бу! Ходай Тәгаләмнең әйтеп бетергесез зур бүләге, бирмеше ич бу, - ди.

Вакытында бакчага килгәненә һәм апасын озын-озакка сузмыйча газап утыннан тартып алганына, ягъни бу борчулы вакыйганы үз вакытында хәл итә алганына Наил сөенеп бетә алмый. Акча табылгач, Миннегаян апаның шатлыгы эченә сыймый, тышка ук бәреп чыга. Куанычыннан энекәшен кочаклап ала һәм җилкәсеннән сөя-сөя болай ди:

- Энекәш! Син бүген зур кайгыртучанлык, сизгерлек, уяулык күрсәтеп, кыска гына вакыт эчендә мине - апаңны төпсез, тирән чоңгылдан тартып чыгардың һәм йөрәгемә авыр таш булып яткан кайгыны, газапны алып ташладың. Чын туганга санап, җылы сүзләр әйтә-әйтә юатканың өчен 1000 тапкыр рәхмәт әйтсәм дә, нинди генә матур, изге теләкләр теләсәм дә аз булыр төсле. Соңгы сүзем шул - сау-сәламәт һәм бәхетле булып озак гомер итсәң иде, энем!

Адәм балалары бу фани дөньяда нинди генә маҗараларга тарымый.

Миннегаян апай энесенең ярдәм кулы сузуын, дөм буш калдырмый, бер кәчтүм-чалбар алырлык акча белән бүләкли.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса