Алга

Питрәч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Әдәби иҗат

УКУЧЫЛАР ИҖАТЫ

Зөлфия ГЫЙНИЯТОВА Шәле авылы Үзем икән Нишлим икән? Дәшмим микән? Бар нәрсә дә тәртиптә дип, Эшлим микән? Телләремнән кан чыкканчы Тешлим микән? Авыртуга чыдый алмый, Түзмим микән? Әниемнең чалымнарын Эзлим икән. Китеп барып, читтән генә Күзлим микән? Нишлим икән? Үрләремнән төшмим микән? "Юк, юк төшмә", - дип кычкырдың. Төшем икән....

Зөлфия ГЫЙНИЯТОВА
Шәле авылы
Үзем икән
Нишлим икән?
Дәшмим микән?
Бар нәрсә дә тәртиптә дип,
Эшлим микән?
Телләремнән кан чыкканчы
Тешлим микән?
Авыртуга чыдый алмый,
Түзмим микән?
Әниемнең чалымнарын
Эзлим икән.
Китеп барып, читтән генә
Күзлим микән?
Нишлим икән?
Үрләремнән төшмим микән?
"Юк, юк төшмә", - дип кычкырдың.
Төшем икән.
Офыкларда шәүләм түгел,
Үзем икән.

Ялган белән ялгамыйм
Туры юлда булдым һәрчак.
Ялган белән ялгамыйм.
Ялган сөйләп йөргәннәрне,
Яратмыйм мин, аңламыйм.
Фәрештәләр канат җәя,
Ялгыш китсәм абынып.
Чиста күңел белән яшим,
Бер Аллама табынып.
Хөрмәтем зур бәндәләрнең
Чын кеше булганына.
Кан-кардәшләр дошман түгел,
Иш булсын туганына.
Шөкерана кылып яшим,
Буйсынып язылганга.
Йә Аллам, дим, бир туры юл
Тәүфыйксыз, азынганга.
Туры юлдан йөрим һәрчак,
Ялган белән ялгамыйм.
Ялган сөйләп йөргәннәрне
Яратмыйм мин, аңламыйм.

Мария МАКСИМОВА.
Питрәч
Ташкын хисләр
Ташкын хисләр биләп ала,
Кайчагында күңелне.
Тагын бер ел узып китте,
Картаябыз түгелме?
Тып-тып итеп тамчы тама,
Эреп кояш нурында.
Сагынып шигъри юллар язам,
Узган яшьлек турында.
Гомерләр уза тәгәрәп,
Үткәннәр кире кайтмый.
Яшьлек дигәннәре кайтып,
Күңелгә кабат ятмый
Урманнарда карлар эреп,
Умырзаялар шыта.
Бер мизгелгә ташкын хисләр
Яшьлеккә алып кайтыр.

Күбәләкләр оча
Урман, урам тулы күбәләкләр,
Төркем-төркем булып очалар
Төрле төсле чәчәкләрне алар
Якын итеп назлы кочалар
Күбәләкләр оча кар яугандай,
Белмим, бу яхшыга булырмы?
Елга, күлләр, әнә, саегалар,
Су алганда чиләк тулырмы?
Үз күзләрем белән барып күрдем -
Урман эче тулы күбәләк.
Дөньялары гел болганып тора,
Белмим, ничек булыр киләчәк.
Чуар җәймә кебек юл буйлары,
Агачларны бәз сарган сыман,
Күбәләкләр оча һаваларда,
Әйтерсең лә, төшкән ак томан.
Күбәләкләр бик аз яши җирдә,
Санап биргән Ходай көннәрен.
Белсәң иде, әй туганнар, нидә
Озак яшәүләрнең серләре?

Иван ДОЛГОВ.
Көлкәмәр
Кушамат
Керәшеннәр кызык халык,
Бар да ике исемле.
Ата-ана кушкан җитми,
Була урам исеме.
Кайберләре бик тә уңган -
Аңа икәү дә җитми.
Кайсын әйтсәң, җавап бирә,
Аның исе дә китми.
Көлкәмәрдә кушаматны
Куша белеп кушканнар.
Кайсы кемгә охшаганга,
Шул исемне такканнар.
Алда - читтә йөрүчесе
Кәҗә диеп аталган.
Телгә оста булучысы
Чегән исемен алган.
Кушаматның кайсылары
Дәрәҗәле, затлырак.
Әнә, бездә Батый, Кытай,
Әтнә, Чапай шулайрак.
Авылда күп кушаматлар,
Әби-бабайдан калган.
Найдый, Әндри, Димри, Нәчтүк,
Паука, Мука һәм Чикан.
Бар бит әле бездә тагын
Айтый, Диңкә, Спиркә,
Кесәл, Кәлҗи, Җәрми, Ырык,
Җапа, Чукый һәм Мәкчә.
Инде хәзер үзләре юк,
Кушаматлары калган.
Күчәр, Кәтә, Кәли, Чүрчүк,
Кәти, Ботка һәм Шайтан.
Чебен, Черки, Балык, Бака,
Сәрдә кушаматлары.
Очрап тора тагын монда
Башмак, Карандашлары.
Кушаматлар күп Сәрдәдә,
Берсеннән-берсе җилле.
Тәпән, Шагый, Ботак, Ишки,
Тәпәч, Чәвей һәм Пауки.
Кушаматлар алып килгән
Оча торган кошлар да.
Сыерчык, Песнәк һәм Карга
Яшиләр безнең янда.
Булса булыр тик Сәрдәдә
Тишек, Чокыр, Кәшәкә.
Өстәп була әле тагын
Бәтер, Пашур, Кәкәй дә.
Ияреп кайткан авылга
Урмандагы җанварлар.
Курыкмыйча яши монда
Бүре, Төлке, Куяннар.
Бернәрсәгә кагылмыйча,
Берәүләр Жулик булган.
Берсе менә Буаз булса,
Кемдер бит Кысыр калган.
Берәү озынрак булганга,
Төртке исеме алган.
Кай җиредер түгәрәкләр
Йомры булып калган.
Кешесенә туры килә
Авыл кушкан кушамат.
Кемдер, Көяз, кемдер, Япон,
Кайсы Тырыш, Счетовод.
Кибәчләргә барсаң әгәр,
Кош-кортларны белеп тор.
Монда булыр Тавык, Көртлек,
Күсе, Тычкан, Шырпылар.
Бар бит монда кушаматның
Ашарга яраклысы.
Апара, Чүпрә, Көлчәләр,
Белен, Тары боткасы.
Бигрәк затлы кушаматлар
Әлбәдендә кушылган.
Аксак-туксак, Сукыр, Чукрак,
Тыш-пыш, Тишекбаш, Тукран.
Янсуарда кушаматлар
Эшкә ярый торганнар.
Агач, Сәнәк, Кыргыч, Көрәк,
Чокыр, Шүрлек, Коймаклар.
Кәвәлләрдә кушаматлар
Чәүкә, Карга, Саескан,
Тукмак, Чабата, Куяндыр
Хуҗасына ябышкан.
Талкышларның Шомбайлары
Чүбәк сата Кечтигә.
Кырый Кәрпи тукмак суга,
Максар чабак пешерә.
Торналары башак чүпли
Бөкереләр артында.
Чиркачлары Сова куа
Нарат, Чыршы башында.
Кушаматлар да тик ятмый,
Гел үзгәреп торалар.
Алкаш, Салмыш, Айнымаслар,
Авыл саен бар алар.
Кушаматың әйткән булсам,
Миңа үпкә белдермә.
Безнең якта гадәт шундый,
Үзеңнән кеше көлдермә!
Керәшеннәрдә кушамат
Тагылган бит бик күптән.
Миңа аны кем кушкан, дип,
Йөрмә гарьләнеп бүтән.

Гөлфирә ҺИДИЯТОВА.
Питрәч
Тормыш йомгагы
Өзелеп төште дә агачтан,
Китте алма тәгәрәп.
Гомер дә бит серле йомгак,
Алга бара һаман тәгәрәп.
Тәгәри йомгак шулай сабыр гына,
Туктап кала кайбер урында.
Торып тор, ди, хата ясый күрмә,
Яхшы уйла шушы урында.
Ялгышны бит эшләү авыр түгел,
Тик төзәтү аны кыен ла.
Һәр эшләгән хатаң төргәк булып,
Йомгагыңа синең җыела.
Шул йомгакны, эх, сүтәсе иде,
Белеп булса анда ни барын.
Юлыбызга мамык түшәп куяр идек,
Алдан күрер идек хәстәрен.

Дустыма киңәш
Башың иеп үпкәләмә дустым,
Минем әйткән һәрбер сүземә.
Мин күрмәсәм кем соң күрер иде,
Бикләнүең синең эчеңә.
Әйткән сүзгә үпкәләргә һаман,
Сабыйлыктан инде чыкканбыз.
Ярты гомер үтелгән бит инде,
Олыгая төшкәч нишләрбез.
Эшләр вакыт әле җиң сызганып,
Иңне-иңгә терәп бергәләп.
Вакытыннан иртә картаймыйк без,
Картаерга безгә иртәрәк.
Картлык бит ул көтеп кенә йөри,
Әгәр бирсәң аңа бер сәбәп.
Тоттырмыйк без аңа үзе йөрсен,
Куркып бездән һаман читтәрәк.

* * *
Без яшь чакта авыл сәхнәсендә,
Йөргән идек уйнап театр.
Хәзер искә төшә, бик күңелле чаклар,
Булган икән алар чынлаптыр.
Кайтарасы иде шул чакларның,
Бик аз гына өлешен булса да.
Уйнар идем чынбарлыкта үзем,
Эх сәхнәгә менеп булса ла.
Олыгайдык инде, театрны
Безнең яшьләр хәзер уйнасын.
Ник яшь чакта кадерен белмәдек дип,
Үкенүләр соңырак булмасын.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
2
X