Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Әдәби иҗат

Укучыларыбызга шигъри бүләк

Раштуа

Ходай туган көн, диеп

Мин дәшәм бүген сезгә.

Күктә якты йолдыз булып

Туган Ул бүген безгә.

Дөньяның Ул тотнагы, дип,

Атасы дәшә көн дә.

Белми калмагыз, туганнар,

"Ул" туган бүген төнлә.

Сарык абзарында тугач,

Утлыкка салган ана,

Аптырашта калган Иосиф,

Шул улга булган ата.

Шул чагында зур бер йолдыз

Ялтыраган һавада

Көтүчеләр куркып килеп

Табынганнар далада.

Тирә-яктан бүләк тотып

Җыелышкан халыклар.

Туар көннең яктысы, дип,

Өләшкәннәр алтыннар.

Ходай туган шушы көнгә

Сөенеп торыйк, туганнар.

Иман укып һәркөн саен

Табыныйк без дә Аңа.

Псалтырь алып кулыбызга,

Иман җырлыйк без бергә.

Ходай күреп кабул алыр,

Нур сибәр йөзебезгә.

Ходай Улы туган көн ул

Бик зур бәйрәм кабымы

Онытмагыз бу көнне сез -

Бу - Раштуа табыны.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса