Алга

Питрәч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Әдәби иҗат

Укучыларыбызга шигъри бүләк

Григорий Ивановичның якты истәлегенә

Язылган булса шулай язмышлары

Күрәчәктән качып булмый һич.

Һәммәбезгә бик кадерле идең әле

Бик тә кирәк кеше идең әле.

Иртәрәк туры килде шул әтиегезгә дә

Салкын гүргә кереп ятарга.

Олы бала булгач, сиңа туры килде

Тормыш дилбегәсен тартырга.

Дүрт бала калдыгыз бит ятим булып,

Әниегезгә дә авыр булгандыр.

Ул да йөгерә-чаба тырышып эшләп,

Авыр тормыш юлын узгандыр.

Әниегезгә дә булыштыгыз авыр чакта,

Мәктәптә дә тырышып укыдың,

Энең-сеңелләреңне дә ташламадың,

Дусларыңа да син гел үрнәк булдың.

Ышанасы килми бу хәлләргә,

Бик тә яраттык шул үзеңне,

Тормышларың ямьле барган чакта,

Мәңгелеккә йомдың күзеңне.

Һәрчак ачык иде нурлы йөзең,

Бик тә тырыш булдың син үзең.

Туганнар арасында да, эшеңдә дә

Һәрбер җирдә үтте бит сүзең.

Үрнәк булырлык шул йорт-җирләрең,

Матурлыкны сөеп яшәдең,

Балаларың, оныкларың, хатының да

Сөртеп яшәр инде яшьләрен.

Ерак китәм, дигән сүзләр сөйләшкәнсең

Сизгән кебек синең күңелең,

Яшәргә дә, яшәргә иде дә бит,

Кыскарак булган шул гомерең.

Киңәшләшеп, оештырып йөрдең,

Юлың туры булды кайда да,

Сине Ходай үзе сайлагандыр,

Кирәк кешедер син анда да.

Авыр туфрагың җиңел булсын, - диеп,

Без торабыз хәзер теләктә.

Онытылмассың инде беркайчан да,

Изгелегең безнең йөрәктә.

Шатлыклы көн көтсә дә гел күңел,

Арага бит язмышлар керә,

Кайгыларга түзеп булмас иде,

Бер Ходаем сабырлык бирә.

Озатырга килгән бик күп халык,

Кайгылы иде күз карашлары.

Сине шундый хәлдә күрделәр дә

Барысы да иде башларын.

Көтмәгәндә китеп бардың мәңгелеккә,

Тынычлык булсын синең җаныңа,

Оҗмах урыннары бирсен үзе Ходай,

Монда калганнарны сагынма.

Спатлов Валентинның якты истәлегенә

Валя, ягымлы һәм сабыр булып,

Торырсың күз алдында,

Елмаеп кына сөйли идең

Җыелышкан чагында.

Язмышлардын узып булмый, - диләр,

Хәсрәт киләчәген кем белсен,

Иңгә төшкән кайгыларны күтәрергә

Бер Ходаем сабырлык бирсен.

Эшеңдә дә дусларың күп булган,

Ихтирам иткәннәр үзеңне.

Бик матурлап йорт-җиреңне төзегәч тә,

Мәңгелеккә йомдың күзеңне.

Авыр хәбәреңне ишеткәч тә

Бик тә авыр булды күңелгә,

Аннан кайтыр юллар булмаганга

Күздән кайнар яшьләр түгелә.

Күркәм йортыгызның ишекләрен

Бүтән кайгы җиле какмасын.

Гаиләңдәге кадерле кешеләрне

Бер Ходаем үзе сакласын.

Авыртса да өметләнеп яши кеше,

Гомере буе һаман тырыша.

Яшәргә иде дә бит озак итеп

Шушы матур, ямьле тормышта.

Бик тә авыр булды сине озату,

Күп җыелды дуслар-туганнар,

Авыр туфрагың җиңел булсын, - диеп,

Якыннарың укый догалар.

Булмасын газаплары

Күктә кояш елмайса да,

Буран дулый күңлемдә;

Шул буранны туктатырга

Көч табалмыйм үземдә.

Күңел кошлары сайрамый,

Яралы булса йөрәк.

Язмышның сынауларына

Түзем булырга кирәк.

Ходай язсын иде безгә

Язмышларның татлысын,

Шатлыклы көн көтеп яшик,

Булмасын газаплысы.

Туар көндә өметебез

Булсын иде түгәрәк.

Бәхет гөлен чәчәк аттырып

Гомер итик бергәләп

Матур җәйләр җитсен

Иртән карлар ява, кичен яңгыр ява,

Күктә болытлар да тартыша.

Кояш нурын сибә, җылы җилләр исә,

Кыш яз белән һаман ярыша.

Язгы җилләр исеп, көннәр җылынгач та

Төркемләшеп кошлар кайтырлар,

Күңелләрне сөендереп, җәй дә җитәр,

Барлык гөлләр чәчәк атарлар.

Илләр тыныч булсын, матур җәйләр җитсен

Шатланышып үссен балалар,

Шөкерана диеп, кайгы-хәсрәт күрми

Яшәсеннәр иде аналар.

Ксения Алексеева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса