Алга

Питрәч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Әдәби иҗат

Валентина Чукурумова мәктәптә укыганда ук шигырьләр язган

Аның шигырьләре җырга салынган

Чукурумова Валентина Николай кызы Кибәч авылында туып-үсә. 9 нчы сыйныфтан соң Казан педагогика көллиятендә белем ала. Аны тәмамлагач, башлангыч сыйныфлар укытучысы булып эшли башлый һәм Казан дәүләт педагогика университетына читтән торып укырга керә. Бер ел туган авылында эшләгәннән соң, хезмәт юлын Казан шәһәре Киров районындагы 3 нче татар гимназиясендә дәвам итә. Бүгенге көндә Валентина Николаевна үз эшенә гашыйк югары квалификацион категорияле башлангыч сыйныфлар укытучысы. Валентина мәктәптә укыганда ук шигырьләр язып, төрле редакцияләргә җибәреп карый. "Бу әле шигырь булып җитмәгән, сиңа бераз тырышырга кирәк" дигән эчтәлекле хатлар ала. Студент елларында гына "Алга" район газетасында беренче шигырьләре басыла башлый. Композиторлар Марат Хөснуллин, Луиза Габитова, Марсель Иванов, Роберт Андреев белән иҗат иткән уртак җырлары бар.

Туган авылым – Кибәчем
(җыр)

Туган ягы һәркемгә дә матур,
Кибәчемә юктыр тиңнәре.
Таң калырлык аның табигате,
Назлырак күк искән җилләре.

Оҗмахка тиң гүзәл җирем,
Туган авылым Кибәч,
Җырлата да, елата да
Сагыну җилләре тигәч.

Балачагым – иң бәхетле чорым
Гөрләп үтте синең куенда.
Онытып буламени изге җирне,
Туган авылым һәрчак уемда.

Бөдрә таллы ямьле Мишә буен
Әле дә сара микән ак томан?
Туган авылым чыкмый исләремнән,
Күңел белән шунда талпынам.

Батырлык

Гаделсезлек хөкем сөргән чакта
Дөреслекне яклап чыгалсаң,
Авырлыклар килгән минутларда
Көчле булып, сынмый чыдасаң,
Әти-әниеңнең сиңа булган
Өмет-ышанычын акласаң,
Намусыңа кара тап төшерми
Якын дусларыңны сатмасаң,
Күңелеңдә булса якты уйлар,
Газиз туган җиргә якынлык,
Йөрәгеңдә булса, дәрт-дәрманың –
Шулар була инде батырлык.

Талкышым
(җыр)
Марсель Иванов музыкасы

Ямьле дә соң Мишә буе
Тибрәлә таллар җилдә.
Монда минем туган авылым
Оҗмахтай матур җирдә.

Изге җирем, горурлыгым,
Туган авылым Талкышым.
Син күңелем түрендәге
Мәңге сүнмәс балкышым.

Тирә-ягы калын урман
Һич тынмый кошлар җыры.
Авылга ямь биреп тора
Көмеш чишмәләр чыңы.

Таңнар нурлы, җилләр назлы,
Талкышым, синдә генә.
Кайда булсам да авылым
Йөрәгем түрләрендә.

Көзге чәчәк
(җыр)
Роберт Андреев музыкасы

Көзге чәчәк тотып сөю килде,
Син каршына аның атладың.
Ул гөлләргә хакың булмаса да,
Кабул иттең – кире какмадың.

Көзге чәчәк озак яши алмый,
Өзмәсәң дә сула, өзсәң дә.
Соңгы гөлләр бәхет китерми шул
Гомер буе өзелеп көтсәң дә.

Кулыңдагы көзге чәчәкләргә
Күз яшьләрең нигә тама соң?
Ул гөлләрнең бар шул хуҗалары,
Сизәсеңме ялгыз каласың?

Көзге чәчәк – соңга калып килеп,
Күңелгә ут салган яр сыман.
Сулкылдаган, янган йөрәк өчен
Күкрәк читлекләре тар сыман.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
2
X