Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Әдәби иҗат

ШИГЪРИ ТӘЛГӘШЛӘР

Мәдинә МОРТАЗИНА

Иске Йорт-Казан

Гомер арбасында

Тәгәри гомер арбасы,

Шатыр-шотыр барасы.

Сикәлтәле юлларында

Чак-чак төшми каласың.

Кирәк икән ул арбаны

Майлап, җайлап торырга.

Сулга таба кереп китсә,

Уңга таба боырырга.

Гомер арбасында бара

Кияүләр, кызларыбыз

Оныклары да кушылгач,

Яктырды юлларыбыз.

Тигезлектән барган чакта

Җырлап кына үтәбез.

Арбабыз баткан чакларда,

Төшеп, бергә этәбез.

Озын булсын иде безнең

Барасы юлларыбыз.

Янәшә атласыннар

Дуслар, туганнарыбыз.

Тәгәри гомер арбасы,

Озак әле барасы.

Шатлыкларым күбрәк булды.

Шуңа җиңел барасы.

Ходаема рәхмәт укыйм:

Бирде бәхет дагасы.

×××

Картлар көне якынлша,

Тәбрик итик аларны.

Минем өчен бик тә мөһим

Аларның булулары.

Әбием, бабаем, диеп дәшә

Оныклар да яратып.

Бәйрәм көндә генә түгел,

Хөрмәт итик һәрвакыт.

Күпне күргән картларыбыз,

Сабыр алар, түземле.

Хөрмәт итсәң олыларны,

Олыларлар үзеңне.

Картлык шатлык булмаса да,

Сөенеп яшик әле.

Өлкәннәргә хөрмәт белән

Кадерләп эндәшик әле.

Исән чакта йөрешик

Яшь чагында яшьнәп торды

Безнең күңелләребез.

Иренеп, картлыкка сылтый

Безнең кайберләребез.

Сагынып искә алам сезне,

Күпме гомер узса да.

Җир астыннан юллар булмас,

Барыр теләк туса да.

Кичә бардым кодагыйга,

Бүген барам туганга.

Ямен җибәрмик тормышның

Зарланып юкка-барга.

Чакырганны көтеп тормыйм,

Барам әле кунакка.

Сез дә бер килеп чыгарсыз,

Җаннар теләгән чакта.

Аралашып яшик әле,

Очрашыр кеше барда.

Без барыбыз кунак кына

Бу якты дөньяларда.

Аралар ерак булса да,

Күңел ерагаймасын.

Килер кешең булмаса да,

Сагыныр кешең булсын.

Мария Максимова

Питрәч

Әнием хатирәсе

Иван бабам, Үкли әби

Яшәгәннәр урманда.

Әнием бала чакларын

Искә ала һаман да.

Урман кырыенда алан,

Умарталык урнашкан.

Бабам умарта саклаган,

Әби аңа булышкан.

Әнием бал ашарга дип,

Умарталыкка йөргән.

Баллар җыючы кортларның

Эшчәнлеген ул күргән.

Урманыбызга терәлеп,

Мишә сулары ага.

Әнием кортлар чакканда

Булган ул бала-чага.

Иртәсен-кичен аланда

Сандугачлар сайраган.

Бабам печән чабарга дип,

Иртән чалгы кайраган.

Олы яшькә карамастан,

Сыер асраганнар,

Бабаем белән әбием

Бәхетле пар булганнар.

Үсеп буйларга җиткәч тә,

Әнием бик сөенгән,

Умарталыкка эшләргә

Бабам янына менгән.

Карт бабам

(Михаил бабай истәлегенә)

Карт бабабыз безнең элек,

Фин сугышында булган.

Дошманнардан качып ятып,

Аю өнендә кунган.

Сызылып таңнар атканда

Аю өненә кайткан.

Карт бабам куркып тормаган,

Мылтыгы белән аткан.

Шул тавышка дошман килеп,

Бабамны кулга алган,

Уң колагын кисеп алып,

Гомерлек тамга салган.

Җиде ел тоткында булган"

Эшләгән ул байларга.

Үгез җиккән, сыер сауган,

Печән салган тайларга.

Туган илен, балаларын,

Карт бабам бик сагынган,

Канатлары булмаса да

Кайтырга ул талпынган.

Җиде ел гомер эчендә,

Бик күп сулар да аккан -

Әсирлектән азат булгач,

Туган йортына кайткан.

Чынбарлыкны әйтеп яздым,

Ялган юк сүзләремдә -

Шуларны уйлап ятамын,

Йокысыз төннәремдә.

Әбиләрем истәлегенә

Әнинең әнисе ерак әби,

Әтинеке үз әби була.

Шуларны искә алган чакларда,

Күңел хатирә белән тула.

Үз әбием оста, җылы итеп,

Оекбаш, бияләй бәйләде.

Ерак әби кызык, матур итеп,

Әкиятләр миңа сөйләде.

Олы яшьтә булса да әбием,

Яратты шаярып уйнарга -

Ерак әби тыйнак кеше иде

Яратты тирәнтен уйларга.

Кодагыйлар булып алар,

Бик тату, озак яшәделәр.

Авылдашлар өчен үрнәк булды.

Авырлыкка баш имәделәр.

Намуслы, гадел булырга яшьтән,

Әбиләрем өйрәтте һәрчак,

Чын күңелдән рәхмәтле аларга -

Бик күңелле узды балачак.

Шаяручан, нәкъ әбиең диләр,

Бәреп әйтәләр минем йөзгә.

Мәҗлесләдә булган чакта һәрчак

Шаярам, кесәгә кермим сүзгә.

Үз әбием тәмле аш пешерә,

Ерак әби текте күлмәкләр.

Ике әби икесе дә якын,

Теләделәр миңа теләкләр.

Әтием истәлегенә

Куеныңа керә идем иртән,

Әни торып киткәч яныңнан,

Кочакларыңда җылыттың мине,

Сыйпый-сыйпый әти башымнан.

Шулай бер көн сиңа сорау бирдем,

Кайсыбызны яратасың, - дип,

Тешләп күрсәттең биш бармагыңны

Һәрберсе авырта икән, - дип.

Олыгайган саен сине уйлыйм,

Бар уйларым синең турыда.

Әни белән парлашып яшәсәң,

Сөенер идек без тагын да.

50 яшең тулганда әтием,

Кул сәгате бүләк иттем шул -

Белмәдем мәңгегә китәсеңне,

Безнең аерылышу булган ул.

Гомер буе авыл мәктәбендә,

Завхоз булып әти эшләде.

Мәктәп аты әтине күрсә,

Башын чайкый-чайкый кешнәде.

Киң күңелле, гади кеше булдың,

Алтын иде синең кулларың -

Пенсияләргә чыккач, бер көндә

Эшләмәскә иде уйларың.

Мәктәп читәннәрен үзең тоттың,

Какмаган казыгың калмады.

Үз эшеңне яратып башкардың,

Авыл халкы сине мактады.

Соңгы юлга озатырга әти,

Мөмкинлегем минем булмады -

Ераклардан кайтып җитәр өчен,

Самолетка билет булмады.

Шуңа күрә әтием һаманда,

Исән калдың минем күңелдә.

Хатирәләр чыкмый күңелемнән,

Йөртәм сине йөрәк түрендә.

Гаилә белән бергә яшәгәндә,

Шатлык тулы иде өй эче,

Һәр ел көтәм хыялларымда,

Төшләремә әтием керче.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса