Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
Әдәби иҗат

Тукай безнең йөрәкләрдә

Шагыйрь үз халкына тирән мәхәббәт үрнәге булган.

Тукай! Бу исем мәңгегә безнең йөрәкләрдә язылган. Тукай хакына туган илебезгә, телебезгә, тарихыбызга, халкыбызга мәхәббәт тәрбияләнә.

Апрель — Габдулла Тукай ае булып санала. Ул апрельдә туган, апрельдә киткән. Шагыйрь үз халкына тирән мәхәббәт үрнәге булган.

Тукай — бөек шагыйрь. Аның иҗади мирасы мәңгелек кыйммәткә ия. Шагыйрь яшәгән еллардан ераклашкан саен, аның иҗатының бөеклеге, мәгънәсе тагын да тирәнрәк ачыла бара. Чын шагыйрьнең гомере саннар белән генә бәяләнә алмый, ул халык хәтере белән исәпләнә.

Тукайның 140 еллыгын безнең Кощак мәктәбе бик зурлап, матур, эчтәлекле итеп уздырды. Мәктәбебездә күпсанлы кичәләр, сыйныф сәгатьләре, конкурслар, бәйгеләр оештырылды.

Башлангыч сыйныф укучылары Тукай әсәрләре буенча куелган мультфильмнар карадылар, аның шигырьләрен яттан сөйләп, конкурсларда катнаштылар. Тукай әсәрләре буенча рәсем конкурслары да бик югары дәрәҗәдә оештырылды.

Шагыйрь иҗаты, тормыш юлы турында кичәләр, бәйрәмнәр генә түгел, ә төрле макетлар да эшләнде. Бу укучыларның иҗади эшчәнлеген, сәләтен үстерүгә зур юнәлеш бирде.

Югары сыйныфларда “Тукай — сәясәтче, дипломат, эшлекле”, “Тукай һәйкәлләре”, “Тукай йөргән эзләрдән”, “Тукай турында кызыклы фактлар”, “Тукай һәм рус әдәбияты”, “Тукай премиясе лауреатлары”, “Тукай шигырьләренә язылган җырлар” дигән чаралар зур уңыш белән уздырылды.

Тукай айлыгы дәвамында 9б сыйныф укучылары Казандагы Тукай әдәби музеена сәяхәт кылдылар, ә 8а сыйныф укучылары Питрәч туган якны өйрәнү музеенда “Тукай теле — туган телем” исемле чарада катнаштылар.

Менә шулай итеп, Тукай шигырьләре, әкиятләре аша, Тукай геройлары ярдәмендә туган халкыбызның үткәненә һәм киләчәгенә, туган телебезгә мәхәббәт тәрбияләргә тырышабыз. Тукайның бөек иҗатына, үзенә хөрмәт тәрбиялибез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса