Екатерина Зайцева автор яңалыклары
- 
    
                    
        
        Тренер хезмәте мактауга лаек
Төп кагыйдәләреннән тыш, спортның һәр төренең үз нечкәлекләре, үзенчәлекләре һәм искәрмәләре бар. Тренер аларны барыннан да яхшы белә. Аның эше психолог, методист, судья һәм укытучы һөнәрен үз эченә ала. Рөстәмҗан Холмирзаев та нәкъ менә шундый күпкырлы шәхес. Ул Питрәч балаларын Корея хәрби сәнгатенә – тхэквондога өйрәтә.
 - 
    
                    
        
        Җәйге каникулларга баланы кая куярга?
Сез әле дә балагызны җәен нәрсә белән шөгыльләнәчәген белмисезме? Нәкъ менә хәзер бу турыда уйланыр вакыт, чөнки җәйге каникулларга вакыт бик аз калып бара. Балаларга җәйге лагерьга юллама сатып алырга өлгермәгәнсез яки җәйгә аны әбиләренең кайсысына җибәрергә икәнен әле дә хәл итмәгәнсез икән, бу очракта сезгә мәктәп яны лагерьлары менә дигән альтернатива була ала. Быел питрәчлеләргә балалар ялын тәэмин итү өчен төрле вариантлар тәкъдим ителә.
 - 
    
                    
        
        “Цифрлы” телевидениега күчәбез
2019 елның 3 июнендә Татарстанда яңа телевизион чор башланачак: аналоглы тапшырулардан цифрлы телевидениегә күчәчәкбез.
 - 
    
                    
Яхшы традицияләр - киләчәк нигезе
Питрәч районында инде традициягә әйләнгән «Питрәч! Укы!» китапханә фестивале үтте. Бу бәйрәмгә килгән һәркемне зур театраль тамаша, конкурслар һәм бик күп бүләкләр көтә иде.
 - 
    
                    
“Безнең горурланырлык укучыларыбыз бар”
Район мәдәният йортында Питрәч балалар сәнгать мәктәбендә тәрбияләнүчеләрнең отчет концерты булып узды. Барлык укучыларга да сәнгать мәктәбен тәмамлау турында таныклыклар һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды. Балаларны котларга әти-әниләре, кунаклар, хакимият вәкилләре һәм район башлыгы Илһам Кашапов килгән иде.
 - 
    
        
        
Хөкем ителмәгән булу турында белешмәне өйдән чыкмыйча да алырга була
Эшкә урнашканда безнең һәрберебез еш кына бюрократик проблемаларга юлыга. Мәсәлән, кайбер оешмаларда хөкем ителмәгән булу турында белешмә сорарга мөмкиннәр.
 - 
    
                    
Питрәч районы Әлбәден авылында крепость төзиләр
Питрәч районы чираттагы зур фестивальне үткәрергә әзерләнә. Бу юлы – «Әлбәден» хәрби уеннары», ул 21-23 июнь көннәрендә Әлбәден авылында, Брест крепостенең легендар сакчысы, Советлар Союзы Герое Петр Михайлович Гавриловның туган җирендә узачак. Фестивальдә төрле мәйданчыклар эшләячәк, фестиваль кунаклары сугыш чоры атмосферасына эләгәчәкләр: окоплар һәм блиндажлар, хәрби техника һәм төрле гаскәрләрнең кирәк-яраклары, концерт программасы, кыр кухнясы эшләячәк һәм тынлы оркестр уйнап торачак. Вакыйгалы фестивальләрне оештыручы Наилә Таҗиева хәбәрчебез Екатерина Зайцевага боларның барысы турында да тулырак сөйләде.
 - 
    
                    
        
        Питрәчтә хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры белән очрашу узды
Питрәч районы хакимиятендә хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова белән очрашу узды. Анда безнең район халкының барлык мөһим социаль мәсьәләләре каралды.
 - 
    
                    
        
        Питрәч чыгарылыш сыйныф укучылары өчен җаваплы чор башлана
Тиздән бердәм, төп һәм чыгарылыш дәүләт имтиханнары форматындагы дәүләт йомгаклау аттестациясе башлана. Тормышта һәр баланы бик күп төрле сынаулар көтә. Әгәр үзеңнең белем дәрәҗәсен даими күтәреп торсаң һәм үз көчеңә ышансаң, һичшиксез, яхшы нәтиҗәләргә ирешәчәксең.
 - 
    
                    
        
        Һәр питрәчле “Хәтер юлы”нда ата-бабаларының батырлыгын мәңгеләштерә ала
2020 елның мөһим вакыйгаларының берсе Россия Федерациясе Кораллы Көчләренең төп гыйбадәтханәсе төзелеше булачак, ул Бөек Җиңүнең 75 еллыгына багышланачак. Анда Бөек Ватан сугышында катнашучыларның бердәм мәгълүмат базасы тупланачак, шул исәптән безнең район ветераннары исемнәре дә урнаштырылачак.
 - 
    
        
        
“Минем бабаем сугышны күргән”
Әлбәден авылында Советлар Союзы Герое Петр Гаврилов музеенда “Мин хәтерлим! Мин горурланам!” дип исемләнгән шигырь иҗат итү конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы булып узды.
 - 
    
                    
        
        Тарих яшәргә һәм үз геройларын истә тотарга тиеш
Ел саен 26 апрельдә радиация аварияләрендә һәм һәлакәтләрдә һәлак булучыларны искә алу көне билгеләп үтелә. Бу көн 1986 елда дөньяда иң зур техноген һәлакәтләрнең берсе булган Чернобыль АЭСындагы вакыйгаларны искә алуга багышланган. Бу көнне районның туган якны өйрәнү музеенда әлеге коточкыч һәлакәт нәтиҗәләрен бетерүдә турыдан-туры катнашкан кешеләр җыелды.