Елена Зарипова автор яңалыклары
-
Алар үз иҗатлары белән күңелләргә шатлык өсти
Кощак һәм Шәле авылларында гадәти кышкы болытлы көн матур бәйрәмгә әверелде. Чөнки әлеге авылларда мәдәният йортында “Созвездие – Йолдызлык” ачык республика телевизион яшьләр эстрада сәнгате фестивале лауреатлары һәм җиңүчеләре концерты булып узды.
-
Район үсә, ихтыяҗлар да арта
Татарстан Республикасы премьер-министрының беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин безнең районга эшлекле сәфәргә килде. Район Советының ел саен үткәрелә торган йомгаклау утырышында катнашудан тыш, ул республика делегациясе белән бергә Кощак һәм Шигали авыл җирлекләрендә булды. Беренчесендә кунакларга күптән түгел капиталь ремонттан соң ачылган клубны һәм ачылышка әзерләнә торган яңа амбулаторияне күрсәттеләр. Ә икенчесендә кунаклар шушы көннәрдә ачылган райондагы беренче сугым цехында булдылар.
-
Рөстәм Нигъмәтуллин Питрәч районында яңа амбулаторияне, терлек сую цехын бәяләде һәм җирле эшмәкәрләрне тыңлады
Татарстан Республикасы Премьер министрының беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин Питрәч районында эш визиты белән булды.
-
Ул бүген дә укытучы, остаз, үрнәк алырлык кеше
Көлкәмәр авылында яшәүче Иван Долгов 85 яшендә дә күңел күтәренкелеген, тормыш сөючәнлеген һәм башкаларга ярдәм итү теләген югалтмаган киж къжелле кеше. Ул гомере буе күпләр өчен укытучы, остаз, үрнәк алырлык кеше булган һәм бүген дә шундый булып кала бирә. Иван Александровичны туган көне белән котларга һәм рәхмәт сүзләре җиткерергә район мәгариф бүлеге башлыгы Марина Харитонова, ветераннар советы рәисе Эльгиза Фәйзуллина, педагог-хезмәттәшләре килде.
-
Юлларны вакытында чистартырга тырышалар
Синоптиклар питрәчлеләргә якын көннәрдә кар-бураннар вәгъдә итә. Гыйнвар аенда да кар күп яуды. Гадәттә, иртән эшкә, һичъюгында, авыллардагы үзәк урамнардан бернинди проблемасыз барырга була. Районда яшәүчеләр узган халык җыеннарында быел күп кенә авыл җирлекләрендә юлларны кардан чистарту эшенең яхшы оештыруларын билгеләп үтте. Кешеләр дә, техника да, алдагы табигать көйсезлекләренә әзер.
-
Бәла-каза сорап килми һәм беркемне дә кызганмый
2019 ел башыннан районда 5 янгын очрагы теркәлгән, алар Керәшен Сәрдәсе, Богородск, Иске Шигали, Питрәч авылларында һәм "Заречье" бакчачылык ширкәтендә булган. Узган елның бу чорында 2 очрак теркәлгән булган. Янгында өч кешенең гомере өзелгән. Районда янгыннар саны кисәк арту сәбәпле, гадәттән тыш хәлләр комиссиясенең чираттан тыш утырышы үтте. Анда питрәчлеләрнең сәламәтлекләрен һәм милекләрен ничек саклап калып булуы турында фикер алыштылар.
-
Бергәләп күбрәк эш башкара алган булыр идек
Питрәч авыл җирлегендә район җитәкчелегенең җирлектә яшәүчеләр белән очрашуы үтте. Питрәчлеләр монда узган елда район үзәгендә башкарылган эшләр һәм алга куелган планнар белән танышты.
-
Килегез, күңелле булачак!
Бу якшәмбедә, 3 февральдә Питрәч наратлыгында традицион Сәламәтлек көннәре башланып китәчәк.
-
“Нигезе бар, стеналарын күтәрә башладылар”
Район үсә, бүген аның территориясендәге район үзәге генә түгел, ә башка авыллар да, шулай ук аларда урнашкан торак комплекслар да актив үсеш ала. Әлбәттә, барлык җирле инфраструктурага эш арта. Кешегә нормаль тормыш алып барыр өчен медицина, белем алу, ял өчен уңайлыклар булырга тиеш. Безнең районда питрәчлеләрнең уңайлы шартларда яшәеше өчен күп кенә юнәлешләрдә эш алып барыла. Мисал өчен, Богородск һәм Көек авылларында хәзерге вакытта балалар бакчаларында урыннар җитмәү проблемасын актив хәл итәләр.
-
Пенсия фонды заманга яраклаша белә
Хәзерге вакытта күп кенә хезмәтләрдә актив рәвештә электрон документ әйләнеше, электрон сервис һәм хезмәтләр кертелә. Интернеттан файдаланучы клиентлар саны да арта гына бара. Шулай ук Россия Пенсия фонды эше өчен дә бу өстенлекле юнәлеш. Алар пенсионерларга яңа мөмкинлекләрне үзләштерергә ярдәм итә.
-
“Кызыксынучан кешеләрне дә табабыз, эшне дә оештырабыз”
Янсуар авыл җирлеге - районның иң ерак авылларының берсе. Ул Янсуар һәм тагын дүрт авыл Нырсуар, Раевка, Талкыш һәм Тегермән Тавы авылларын берләштерә. Кайчандыр шау-гөр килеп торган урамнарда хәзер ике йөздән аз гына күбрәк йорт бар, аларда өч йөз кеше яши. Шулай да район узәгеннән читтә урнашкан бу авылда да тормыш бер урында гына тормый. Мондагы тормышны, әлбәттә инде, авыл халкы җанландыра.
-
Республикада бейби-бум көтелә
Татарстанда инде бу ел ахырына ук балалар туу артуы көтелә. Бу уңай фаразлар социаль яклауның яңа чаралары белән бәйле. 2019 елдан республикада беренче бала туу белән бәйле федераль айлык түләүләр артты. Татарстанлылар, шулай ук питрәчлеләр дә, авылда яшәүче ата-аналар яңа түләүләр алачак. Бу турыда хәбәрчебез Елена Зарипова белән район халыкны социаль яклау бүлеге башлыгы Рәшидә Сәхәбиева әңгәмәсендә.
-
Өйләргә суны җырлый-җырлый алып кайталар
Керәшен авылларында Качману – иң яраткан бәйрәмнәрнең берсе. Бу көнне һәр елны авыл халкы су алыр өчен матур итеп киенеп, җырлый-җырлый су буена бара. Бу су Качмануда дәвалау үзлеге ала. Яр буена төшә алмаганнарга суны көянтә-чиләкләр белән алып килеп бирәләр. Теләгәннәр дога укып купельгә, бәкегә чумлый, гыйбадәт кылу урынына бара. Алар менә шулай зур православие бәйрәмен билгеләп үтә.
-
Бәхет өчен күп кирәкми
Безнең районда сокланып туймаслык, башкалар өчен үрнәк булырдай, рухландыручы хатын-кызлар аз түгел. Ел саен шундый гүзәл затларыбыз “Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз карашы” республика конкурсында катнаша. Без сезне быел анда катнашучылар белән таныштыруыбызга бик шатбыз.
-
Реформа, тариф һәм киләчәккә планнар
Яңа ел башыннан безнең илдә берьюлы берничә законга үзгәрешләр кертелде. Иң зур үзгәрешләр чүп-чар саклау һәм утильләштерү кагыйдәләренә кагыла - бу каты коммуналь калдыклар белән эш итү системасы реформасы. Аның питрәчлеләр һәм бөтен республика халкына кагылышы нинди булыр? Бу сорауга җавапны күпләр көтә.