5 февраль 2020 яңалыклары
-
Акчаларыгызны саклагыз…
Хәзерге вакытта банкта счеты булмаган кеше юк диярлек. Хезмәт хакларын картага гына күчерәләр, кибетләрдә әйбер алган өчен карта белән генә түлибез, үз финансларыбыз телефон аша гына идарә итәбез, бер-беребезгә онлайн рәвештә акча күчерәбез. Әмма яңа мөмкинлек барлыкка килгән җирдә, һәрвакыт, яңа куркынычлар да килеп туа. Мошенниклар шунда ук яңа юнәлешләрне үзләштерергә дә керешә. Бу язмада без сезгә ничек итеп үз акчаларыгызны куркыныч астына куймау турында сөйләрбез.
-
Чаңгы юлы чакыра!
“Россия чаңгы юлы – 2020” Бөтенроссия массакүләм чаңгы ярышлары быел 8 февральдә узачак. Питрәчлеләр һәм район кунаклары бу көнне Наратлыктагы стадионда стартка басачак. Массакүләм чаңгы ярышлары районның һәр авыл җирлегендә дә узачак. Бу көнне бөтен Россия буенча йөзләгән мең кеше стартка чыгачак. Бу илебездәге һәм Татарстандагы иң зур массакүләм спорт вакыйгасы. Ул инде 38 нче тапкыр уза.
-
Шатлыгы да булган, кайгысы да…
Колай авылыннан Павел Илларионович Галактионов һәм Василий Александрович Курмышев бер үк көнне туган. Аларның һәркайсына, 90 яшьлек юбилее уңаеннан, район башлыгы Илһам Кашапов килде, чәчәкләр, бүләк, шулай ук Мәскәү Кремленнән котлау хаты тапшырды. Аның белән бергә социаль яклау бүлеге һәм район ветераннар советы вәкилләре дә юбилярларны туган көннәре белән котлады.
-
Бер генә көн дә спортсыз, җиңүләрсез узмый
Гыйнвар ахыры һәм февраль башы спорт ярышларына бай булды - чаңгычылар, йөзүчеләр, хокейчылар үзара көч сынашты, кышкы күптөрле ярышлар узды.
-
Сыерны бушка диярлек алып булачак
Бүген шәхси ярдәмче хуҗалык тотучылар кайчандыр авыр хезмәттән курыкмыйча эшкә алынган кешеләр.
-
Кадерле питрәчлеләр, якташыбыз Петр Гаврилов өчен тавыш бирегез
ТАССР төзелүнең 100 еллыгына багышланган 100.tatarstan.ru сайтында республиканың күренекле эшлеклеләре өчен тавыш бирү бара. Бу акция “Якташың өчен тавыш бир!” дип атала.
-
ХЕЗМӘТЛӘРЕН ХӨРМӘТЛӘП
Нәтиҗәле хезмәттәшлек, журналистлык эшендә профессионализм һәм Питрәч районының медиа-киңлеген камилләштерүгә керткән өлеше өчен “ТАТМЕДИА” АҖ филиалы “Питрәч-информ” телетапшырулар алып баручысы Ләйсән Мифтахова район башлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.
-
“Авылларда да булачак спорт йолдызлары үсә”
Безнең районда Россиянең иң танылган хоккейчыларының берсе, өч тапкыр дөнья чемпионы, биш тапкыр Гагарин Кубогы иясе, КХЛның иң яхшы бомбардирларының берсе, атказанган спорт мастеры, «Ак барс» ХК командасы капитаны Данис Зарипов булып китте.