5 апрель 2019 яңалыклары
-
Питрәчтә яшьләр иҗатын барлыйлар
Питрәч район үзәк китапханәсендә зур бәйрәм чарасы - “Кулларыңа каләм алсаң” клубы түгәрәгенә йөреп иҗат итүче һәм каләм тибрәтүчеләрнең шигырьләре тупланган “Яшьләр авазы” – “Живое слово молодых ” җыентыгының икенче санын тәкъдир итү кичәсе булып үтте.
-
Питрәчлеләр туган җирләрен җиңүләре белән данлый
Татар мәдәни мирасы объектларының иң күренеклеләре турында сүз кузгалганда, безнең күз алдына һәрвакыт милли ризык чәк-чәк, өчпочмак, матур итеп чигелгән түбәтәйләр килә, кабатланмас җырлар, бер телгә дә тәрҗемә ителми торган моң төшенчәсе искә төшә. Билбау көрәше дә бу исемлектә үзенчәлекле урын алып тора. Бу безнең ата-бабаларыбыздан калган спорт төре, хәзер ул спортчылар өчен гадәти ярыш кебек кабул ителсә дә, ул әле дә үз үзенчәлеген югалтмаган.
-
Озын гомерле кешеләрнең үз серләре бар
Тормышта бик аз кешегә генә 90 яшьлек юбилейларын билгеләп үтү бәхете елмая. Ә менә Чуча авылында яшәүче Алексей Иванович Силантьевка әлеге мөһим һәм шатлыклы вакыйганы тормыш иптәше Мария Ивановна белән бергә тигез картлыкта каршыларга да язган. Юбиляр үзенең юбилей көнендә Кремльдән Президент Владимир Путиннан котлау открыткасы һәм район башлыгы Илһам Кашаповтан бүләк алды. Аны олы юбилее белән район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Азат Шәйхисламов, Кәвәл авыл җирлеге башлыгы Азат Фәйзрахманов һәм район халыкны социаль яклау идарәсе башлыгы Рәшидә Сәхәбиева тәбрикләде.
-
Гаеплене табу гына җитми, аның гаебен расларга да кирәк
Тикшерүче һөнәре – катлаулы эш, монда өйгә соң кайту, теләсә кайсы вакытта эшкә чыгып китү гадәти хәл. Җинаятьчеләр белән эш иткән полиция хезмәткәрләре көн саен куркыныч хәлгә дә юлыгырга мөмкин. Шуңа да карамастан, кыю, фидакарь, гаделлек һәм дөреслек өчен көрәшүче кешеләр бар, алар үзләрен гражданнар куркынычсызлыгын һәм хокукларын яклауга багышлый. 6 апрельдә Эчке эшләр министрлыгы тикшерү бүлеге хезмәткәрләре көне билгеләп үтелә. 1963 елда нәкъ менә шул көнне СССР Югары Советы Президиумы Указы белән эчке эшләр бүлеге тикшерүчеләренә башлангыч тикшерү алып бару хокукы бирелә.
-
“Кызым бу юлны үзе сайлады”
“Намаз уку” район мөселман конкурс-викторинасының финалына 30дан артык мәчеткә йөрүче бала катнашты. Аларның дини белемнәрен җирле дин вәкилләре бәяләде, шулай ук күрше районнардан да кунаклар чакырылган иде.
-
Мина шартлаганда да исән калган
Бөек Җиңүнең 74 еллыгы һәм “Аларның исемнәре мәңге күңелләребездә сакланыр” район проекты кысаларында, без “Безнең гаиләдә герой бар” дип исемләнгән хәтер акциясен дәвам итәбез. Бу юлы без укучыларыбыз игътибарына Ольга Кокоринаның Бөек Ватан сугышында катнашучы Петр Александрович Кокорин һәм Иван Романович Калистратов турында язылган хатын тәкъдим итәбез.
-
Һәр геройда үзебезне таныдык
Иң күренекле ике ике якташыбыз: Г.Кариев исемендәге Казан татар яшь тамашачылар театры режиссеры Ренат Әюпов һәм танылган прозаик, Татарстанның Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Камил Кәримовның уртак ижади хезмәте нәтиҗәсе «Шәй-бү! Шай-бу!» спектакле Питрәч мәдәният йорты сәхнәсендә тәкъдим ителде.
-
Ата-аналар һәм сабыйларны сөендереп яңа бакча ачылды
Иске Шигали авылында “Усадьба Царево” торак комплексында күптәннән көтелгән “Ивушка” (“Тал”) балалар бакчасын ачу тантанасы булды.
-
Рөстәм Миңнеханов студентларга махсус дәүләт стипендиясе билгели торган карарны имзалады
Махсус стипендияне бишкә генә укыган, олимпиадаларда призер һәм җиңүче булган 90 кешегә бирәчәкләр.
-
Модельле китапханәләр булдыру өчен Татарстанга 1 млн сум акча бирәчәкләр
Проектны гамәлгә ашыру өчен 38 төбәккә барысы 700 млн сум акча бүлеп биреләчәк.