5 октябрь 2019 яңалыклары
-
“Әнием минем яраткан укытучым”
“Кешене җирдә бәхетле итә торган өч нәрсә бар: беренчесе – нинди гаиләдә туып-үсүең, икенчесе – кайсы укытучыда белем алуың, өченчесе – нинди җәмгыятьтә яшәвең” гыйбарәсен минем еш ишеткәнем бар. Иншама керешкәндә, кабат шушы фикер хәтергә килде һәм, укытучылар көне алдыннан мин үземнең әнием – Фадеева Нина Валентиновна турында язарга булдым.
-
Яшь буынның киләчәге, аларның язмышы укытучы кулында...
Укытучылар көне – бөтенхалык бәйрәме, бу көнне остазларга олы ихтирам һәм ихлас рәхмәтләр белдерәбез. Педагог булу - ул сәләт, язмыш. Бары тик нәзакәтле, изге күңелле һәм зур белемгә ия булган кеше генә балаларга иң мөһим, әһәмиятле, кирәкле нәрсә – белем бирә һәм мәрхәмәтле сүзе, зирәк киңәшләре белән тормыш юлын сайлауда ярдәм итә ала. Педагоглар гомер-гомердән иҗтимагый тормыш үзәгендә, белем, мәдәният һәм югары рухи кыйммәтләрне саклаучылар булып торалар. Һөнәри бәйрәмнәре алдыннан бүген без нәкъ менә шундый педагоглар турында сөйләячәкбез. Алар – гомере буе Питрәчнең беренче мәктәбендә башлангыч сыйныф укытучысы булып эшләгән Таһирә Батдалова һәм Шәле мәктәбенең биология һәм химия укытучысы Наилә Җәләлиева.
-
Хөрмәтле укытучылар, мәктәпкәчә һәм өстәмә белем бирү педагоглары, педагогика хезмәте ветераннары!
Сезне һөнәри бәйрәмегез - Укытучылар көне белән чын күңелдән котлыйм! Бүген без тормышыбызны җирдә иң мөһим һәм игелекле гамәлләрнең берсенә – укытучы хезмәтенә багышлаган кешеләрне хөрмәтлибез.