7 декабрь 2018 яңалыклары
-
Юбилей уңаеннан иң матур теләкләр
Безнең районда озын гомерле кешеләрне юбилейлары белән котлау матур традициягә әверелде. Күптән түгел генә Әлбәден авылында яшәүче Михаил Мураткин һәм Шәле авылыннан Тәскирә Зарипова 90 яшьлек юбилейларын билгеләп үтте. Мондый юбилей - кеше тормышында бик мөһим һәм зур мәгънәгә ия, һәркемгә дә бу яшькә кадәр яшәү насыйп булмый бит. Аларның һәрберсе авыр тормыш юлы узган, сугыш афәте кичергән, үзен аямыйча тырышып эшләгән кабатланмас язмышлы кешеләр. Юбилярлар үзләренең туган көннәрендә Россия Президенты Владимир Путиннан шәхси котлау хаты, район башлыгы Илһам Кашаповтан котлау открыткасы һәм истәлекле бүләк алды.
-
Һәр кешенең күңелендә иман яши
Салкын Чишмә авылында Мөхәммәт пәйгамбәрнең туган көненә багышланган Мәүлид бәйрәмен билгеләп үттеләр. Бу көннәрдә мөселманнар очрашулар үткәрәләр, анда Аллаһ илчесен искә алалар, аның тормышын бәян итәләр, изге гамәлләре турында сөйлиләр, намазлар укыйлар, гыйбадәтләр кылалар, салаватлар әйтәләр.
-
Таләпләр катгый, җаваплылык котылгысыз
9 декабрьдә дөньяның күп кенә илләрендә Халыкара коррупциягә каршы көрәш көнен билгеләп үтәләр. Ул 15 ел элек игълан ителде һәм шуннан бирле ел саен бу өлкәдәге эшкә йомгак ясау, нәтиҗәләр һәм проблемалар буенча фикер алышу өчен сәбәп булып тора. Әлеге көн алдыннан ришвәтчелек куркынычы зур булган өлкәләр турында, шулай ук коррупциягә каршы көрәштә hәртөрле чараларны арттырып кына нәтиҗәгә ирешеп булуы турында баш редактор Ольга Шәрипова коррупциягә каршы көрәш эшен координацияләү буенча комиссия рәисе, район башлыгы Илһам Кашапов белән сөйләште.
-
Алты яшьлек сабый сезнең ярдәмгә мохтаҗ
Гүзәл Нугуманованың баш миендә күз нервларында шеш бар. Аңа Германия клиникасында протон терапиясе узарга кирәк. Моның өчен 5 миллион 300 мең суммада акча таләп ителә.
-
“Бернигә дә карамастан, тормышны яратабыз”
Инвалидлар ункөнлеге кысаларында район спорт мәктәбендә сәламәтлекләре ягыннан мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр арасында спартакиада үтте. Ул инвалидларга гадәти тормышка яраклашуда, бер-берсе белән очрашуда, уртак мәсьәләләр буенча фикер алышуда ярдәм итү өчен оештырыла. Шулай ук бу чара аларга үз уңышлары белән уртаклашырга, шундый ук катлаулы хәлдә калган кешеләргә әлеге хәлдән чыгу буенча киңәшләрен бирергә мөмкинлек тудыра.
-
Эшмәкәр булдыңмы, яңа килешү төзергә онытма
Барыбызга мәгьлүм булганча, илебездә урта һәм кече бизнес актив рәвештә үсә. Сүз дә юк, моңа Россия Хөкүмәте тарафыннан кабул ителгән дәүләт Программалары ярдәмгә килә.