9 ноябрь 2018 яңалыклары
-
Р.Миңнеханов Путинга һәм Назарбаевка Татарстанның туристлык мөмкинлекләре хакында сөйләде
Татарстан Президенты дәүләт башлыкларына Болгар шәһәрендә төзелгән «Кол Гали» кунакханәсе комплексы буйлап виртуаль экскурсия үткәрде.
-
Быел Татарстанда 36 яңа авыл хуҗалыгы кооперативы төзелгән
Эш башлаучы кооперативларның һәркайсына 5 млн сумга кадәр дәүләт ярдәме каралган.
-
Җырчы Алсу Казанда яңа шоу тәкъдим итә
Казандагы концерт барышында Анжела Вавилова исемендәге фонд вәкилләренә Алсу бер миллион сумлык сертификат тапшырачак.
-
Питрәч укучылары И.С. Тургенев каләме белән якыннанрак танышачаклар
И.С. Тургеневның тууына 200 ел тулу уңаеннан, үзәк китапханәдә язучының портреты һәм аның әсәрләре куелды.
-
2018 елда 2 меңләп Татарстан гаиләсе социаль ипотека торагы алды
Дәүләт торак фонды 1995 елдан башлап 162 мең гаиләне торак белән тәэмин итте.
-
Питрәч районына ТР буенча федераль антимонополия хезмәте идарәсе җитәкчесе урынбасары Сергей Павлов киләчәк
13 ноябрьдә Питрәч районына Татарстан Республикасы буенча федераль антимонополия хезмәте идарәсе җитәкчесе урынбасары Сергей Павлов киләчәк.
-
ГРАЖДАННАР КАБУЛ ИТҮ
13 ноябрьдә 14 сәгатьтә
-
“Без үзебезне читтән күреп, бәяли алдык”
Берничә ел элек Кәвәл һәм Керәшен Сәрдәсе авылларыннан, шулай ук Әлмәт районы Ильтен-Бута авылыннан керәшеннәр үз халкының тормышы һәм көнкүреше турындагы документаль-этнографик фильм төшерүдә катнашкан иде. Ниһаять, режиссер Салават Юзеев һәм продюсер Марина Галицкаяның фильмны дөньяга чыгару өчен финанс мөмкинлекләре барлыкка килгән. Аны тәкъдир итү Казанда күптән түгел генә төзекләндерелгән керәшеннәр мәдәнияты үзәгендә үтте. Фильм геройлары да аны тәкъдир итүдә катнашты.
-
Спорт ярышларында җиңүләр дә, җиңелүләр дә була
Питрәч спортчылары узган атнада спорт яратучыларны яхшы җиңүләре белән сөендерде, шулай ук хоккейчыларыбыз җиңелүгә дә дучар булды. Авыл яшьләре арасында мини-футбол буенча район чемпионаты башланды, бу сезонда анда унөч команда катнаша.
-
Көзге матурлык фотога төшәргә рухландырды
Көз - елның иң матур чорларының берсе. Агачлар яшел күлмәкләрен салып, кызыл һәм сары киемнәрен кияләр. Иң матур фотосурәтләр нәкъ менә шушы әкияти чорда буладыр, мөгаен. Безнең сайтта “Көз бизәкләре” дигән конкурс тәмамланды. Көзнең бөтен матурлыгы сурәтләнгән 13 фото арасыннан питрәчлеләр җиңүчеләрне сайлады.
-
Түбән Камадан кубок белән
Түбән Камада армспорт буенча юниорлар арасында беренчелек һәм олылар арасында Татарстан чемпионаты үтте.
-
Яшьләргә яңа мөмкинлекләр тәкъдим итәләр
Районда ел саен яшьләргә буш вакытларын үткәрү өчен яңа мөмкинлекләр барлыкка килә – спорт мәйданчыклары, мәдәният йортлары, парклар һәм бакчалар төзелә. Шулай да ялларда питрәчлеләр нәрсә белән шөгыльләнә ала соң дигән сорау әле бүген дә урынсыз түгел.