10 апрель 2019 яңалыклары
-
Хәзер барлык мәктәпләрдә дә тәнәфестә шахмат уйныйлар
Агымдагы уку елы башыннан безнең районның һәр мәктәбендә шахмат түгәрәкләре эшли башлады, балалар тәнәфес вакытларында бик теләп шахмат такталары артына утыра. Бу яңалыкны кертүнең төп бурычы профессиональ шахматчылар яки гроссмейстерлар әзерләү түгел. Төп максат – балаларда бу уен аша күнекмәләр һәм сыйфатлар тәрбияләү. Шахматчының беренче база күнекмәсе – башта уйла, аннары эшлә. Шушы көннәрдә район мәктәп укучылары арасында беренче шахмат турниры үтте.
-
Армиягә теләп баралар
Тиздән 30 питрәчлегә бер елга туганнары һәм якыннары белән хушлашырга туры киләчәк. Алар тиздән Россия армиясе сафларын тулыландырачак. 1 апрельдән язгы чакырылыш кампаниясе старт алды, шушы көннәрдә 10 егет чакырылыш комиссиясе үтте, анда аларның якындагы бер елга киләчәк тормышларына кагылышлы вердикт чыгарылды.
-
“Тере мирас”ны саклаучылар арабыздан китә
Питрәчтә халык традицияләрен саклау буенча ике көнлек республика зона семинары үтте. Анда республиканың сигез районыннан мәдәният хезмәткәрләре катнашты. Лаеш, Арча, Балык Бистәсе, Теләче, Биектау, Саба һәм Кукмара районнарынан кунаклар килде.
-
Авылларыбызны чиста һәм матур итик
Язгы саф һава һәм җылы кояш нурлары күңелләргә рәхәтлек бирә һәм күтәренке кәеф өсти, ә яз - урамда йөрү яңа уеннар үзләштерү һәм балаң белән әйләнә-тирә дөньяны өйрәнү өчен иң яхшы вакыт.
-
Без язгы ташуга әзер
Яз – җылы, кояшлы көннәр, табигатьнең чәчәк ату вакыты гына түгел, ә язгы ташу чоры да. Нәкъ менә апрель аенда кар бик тиз эри.
-
Питрәчтә яңа спорт залы төзелә
Районда балаларга да, олыларга да ялларын кызыклы һәм файдалы үткәрү мөмкинлеге арта бара. Узган ел гына да бездә кинозалны тулысынча яңарттылар, яңа заманча бассейн барлыкка килде. Әмма күп кенә питрәчлеләр яңа социаль объектлар, түгәрәкләр һәм секцияләр ачылуны түземсезләнеп көтә. Хәзерге вакытта Питрәчтә универсаль спорт залы төзелеше баруы турындагы мәгълүмат аларны аеруча да шатландырыр мөгаен. Аны инде быел көз ачарга да вәгъдә итәләр.
-
WorldSkills Russia чемпионаты финалында катнашу хокукы өчен 140 татарстанлы көч сынашачак
Сайлап алу ярышларында республика исеменнән конкурсантлар, экспертлар һәм тим-лидерлар чыгыш ясаячак.
-
Татарстанда татар токымлы атлар үрчетү өчен субсидияләр каралган
2019 елның 1 апреленә республикада татар токымлы атлар саны 400 баштан артык.