10 июль 2020 яңалыклары
-
Җирле шагыйрәбезнең тәүге китабы дөнья күрде
Татар Казысы авылыннан Рәшидә Хуҗина-Фәхриеваның шигырьләр җыентыгы басылып чыкты. Ул “Шигырьләрем - күңелем юанычы ” дип атала һәм һәммәбез өчен дә иң газиз, иң кадерле булган туган җир, туган авылга багышланган шигырьләре белән башлана.
-
Су коенганда сак булыгыз
Хөрмәтле Питрәч районы халкы! Шуңа игътибар итегез, безнең районда лицензияле махсус җиһазландырылган бер генә пляж да юк, ә билгесез сулыкта коену җәрәхәтләнү һәм хәтта фаҗига белән тәмамланырга мөмкин. Сак булыгыз.
-
«Барысын да җайлый, көйли белергә кирәк»
Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне уңаеннан Питрәч авылыннан Садовниковлар гаиләсенә «Мәхәббәт һәм тугрылык өчен» медале тапшырылды.
-
Мул сөт савуның сере нидә?
Яхшы савым алу серләрен районның кайсы авыл хуҗалыкларында беләләр икән? Без шул турыда белештек. Таблицада карагыз.
-
Богородск авылында яңа парк булачак
Богородск авыл җирлегендә «Торак һәм шәһәр мохите» милли проекты буенча «Алмагач бакчасы» паркы төзелә.
-
Район башлыгы Илһам Кашапов Ильинка авылында яшәүчеләр белән очрашты
Проблемалар турында сөйләштеләр, аларны чишү юллары турында фикер алыштылар, киләчәккә кызыклы планнар кордылар
-
Питрәч балалар бакчалары иң яхшылар арасында
«Иң яхшы балалар бакчасы 2020» Бөтенроссия конкурсы нәтиҗәләре игълан ителде. Питрәч районыннан ике балалар бакчасы лауреат-җиңүче исеменә лаек булды.