10 август 2018 яңалыклары
-
Укучыларыбызга шигъри бүләк
Питрәч.
-
Кемнәргә айлык акчалата түләү каралган?
Айлык акчалата түләү билгеле бер категория гражданнарга – ветераннар, инвалидлар (инвалид балаларны да кертеп), фашист әсирлегендә булган элеккеге балигъ булмаганнар, радиация йогынтысы нәтиҗәсендә зыян күргән затларга һәм башкаларга билгеләнә.
-
“Без җырлый-җырлый эшли идек”
Дөньяда иң кирәкле һөнәрләрнең берсе - төзүчеләр турында бик күп язмалар, китаплар басылган. Алар безне үзләренең хезмәт җимешләре – матур биналары, йортлары белән сокландырудан туктамый. Алар ярдәмендә районыбыз елдан-ел матурая бара.
-
Яшь спортчылар зур җиңүләр турында хыяллана
Питрәч спортчылары быел үз бәйрәмнәрен яхшы кәеф белән каршылый, башкача булуы да мөмкин түгел, аларның республика һәм Россия күләмендәге ярышларда да зур җиңүләре бар. 2017-2018 ел сезоны нәтиҗәләре буенча Питрәч балалар, яшүсмерләр комплекслы спорт мәктәбе Татарстанның хоккей бүлекләре һәм спорт мәктәпләре арасында иң яхшы эшкә смотр-конкурсында икенче урын алды. ТР Хоккей Федерациясе безнең командаларга 400 мең сумлык спорт тренажерлары һәм хоккей кәшәкәләре тапшырды.
-
Тиздән коебыз танымаслык булачак
Чишмәләрне, коеларны төзекләндерү кебек изге эш турында күп сөйләргә була. Ә менә сүздән эшкә күчүе бераз авыррак шул. Әмма Күн авылында яшәүчеләрне бу гына туктатып калмый. Бик тиздән аларның иске коелары танымаслык булып үзгәрәчәк.
-
Игенчеләр арасында хезмәт ярышы дәвам итә
Яңгырлы һава комбайнчыларга бераз ял бирде. Тиздән алар эш темпын саклап калу өчен кабат кырларга чыгачак. Район халкы иген үстергән, ашлыкны җыеп алучылар исменәрен белергә тиеш. Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе мәгълүматларына караганда, комбайнчылар үз позицияләрен бирмиләр.
-
Картаерга ашыкмыйк әле
Пенсия яше җитүгә күп кенә кешеләр аптырашта кала, лаеклы ялга чыгаргамы әллә инде эшләүне дәвам итәргәме, дип уйлана башлый. Хәзерге вакытта пенсионерларның хезмәт эшчәнлекләрен дәвам итүләре еш күзәтелә. Әлбәттә, моның сәбәпләре төрле. Бу кемнеңдер финанс, кемнеңдер эмоциональ иҗтыяҗын канәгатьләндерә. Бүгенге язмабызның герое Валентина Попова да пенсиягә чыккач, үзенең өйдә эшсез утыруын күз алдына да китерә алмый.
-
Яңа бассейннарда йөзәргә Президент старт бирде
Татарстанда берьюлы җиде бассейн ачылды. Үзенчәлекле республика программасы буенча төзелгән ябык йөзү бассейннары Апас, Югары Ослан, Түбән Кама, Мамадыш, Тукай, Теләче һәм Питрәч районнарында үз ишекләрен ачты. Аларны ачу тантаналы рәвештә “онлайн” режимында үтте.
-
Питрәч районы туган көнен билгеләп үтә
Безнең район территориясе