10 октябрь 2018 яңалыклары
-
Сөт сату күләме буенча Россия төбәкләре арасында Татарстан алдынгы урында тора
Авыл хуҗалыгы оешмаларының тәүлеклек сөт сату күләме 4 процентка артты.
-
Республика клиник хастаханәсендә консультант-робот Арни барлыкка килде
Иннополис белгечләре наноярдәмче ясаган.
-
Бәлеш пешерү рецепты
Камыр өчен: 1 йомырка 2 аш кашыгы кефир 2 аш кашыгы маргарин 1/2 бал кашыгы сода 1 бал кашыгы аш серкәсе 2,5 стакан он Эчлек өчен: 300 г ит 5 бәрәңге 1 суган кара төелгән борыч 1 бал кашыгы тоз
-
Россиялеләрдән җыелган акчага Казанның сугыш ветераннары госпитале өчен җиһазлар алганнар
Волонтерлар берничә ай дәвамында бөтен Россия буйлап ветераннарга ярдәм итү өчен акча җыйган.
-
Быел Татарстанда 96 универсаль спорт мәйданчыгы төзелде
Республиканың барлык районнарында да баскетбол, волейбол һәм мини-футбол уеннары өчен мәйданчыклар барлыкка килде.
-
Волонтерлар питрәчлеләрнең сәламәтлекләрен кайгыртты
Районда өлкән яшьтәге кешеләргә ярдәм итү, шулай ук территорияләрне төзекләндерү программасы дәвам итә. Бу юлы булачак медиклар да актив катнашты.
-
Юбилей турниры яңа чемпионнарны ачыклады
Район көрәшчеләре быелгы яңа сезонны “Ак Барс-Питрәч” ҖЧҖ призларына багышланган традицион ачык турнирдан ачтылар. Быелгы турнир юбилейлы, ул безнең, күрше район һәм Казанның иң көчле көрәшчеләрен инде унбишенче ел рәттән бергә җыя. Бу елларда күп кенә көчле көрәшчеләр Питрәч келәменә чыкты, алар үз осталыкларын күрсәтеп, җанатарларга мавыктыргыч бил алышлар бүләк итте.
-
“Тиздән монда урман барлыкка киләчәк”
“Агач утырту көне” республика акциясендә катнашу өчен Иске Шигали авылына ике меңгә якын кеше килде. Төрле яшьтәге кешеләр һәм һөнәр ияләре гомуми максат – табигатькә саклык белән карар һәм аның байлыкларын арттырыр өчен берләштеләр.
-
“Без Ватан алдындагы бурычыбызны үтәргә әзер”
Октябрьдә Россия Кораллы Көчләре сафларына көзге чакырылыш кампаниясе башланды. Инде егетләрне хезмәт итү урыннарына озату башланды, кемнәр хезмәт иткән, аларга туган йортларына әйләнеп кайтыр вакыт җиткән. Безнең районда беренче озату егерме икенче октябрьдә булачак. Быел көз Питрәчнең 35 егете хәрби форма киячәк.
-
Бездә сәламәтлекләре турында кайгыртучы пенсионерлар күп
Безнең районда дүрт стена артында бикләнеп утырмаучы пенсионерлар да аз түгел, алар һәрвакыт яңалыкка омтыла, сәламәтлекләре турында кайгырта. Менә инде өченче ел көн саен скандинавиячә йөрү өчен наратлыкка килүче пенсионерлар актив озын гомер кичерү һәм сәламәт тормыш рәвеше алып баруның ачык мисалы булып тора.
-
Ветераннарыбызга бүләк ясадык, сез дә безгә кушылыгыз
Кайвакыт кешенең күңелен күрү өчен күп тә кирәкми, аларга аз гына игътибар күрсәтү дә җитә. Бу көннәрдә безнең барлык пенсионерлар, ветераннарыбыз түземсезлек белән, дулкынланып үзләренә игътибар көтә.
-
Фәрхәт – ике тапкыр Россия чемпионы
Зәйдә билбау көрәше буенча Россия чемпионаты узды, анда бөтен илдән иң көчле көрәшчеләр җыелды.
-
“Олыгайган көндә дә бер-беребезгә карата мәхббәтебез сүрелмәде”
Район мәдәният йортында Өлкәннәр ункөнлеге кысаларында ярты гасырдан артык бергә гомер иткән гаҗәеп гаилә парлары белән истәлекле очрашу үтте. Алар өчен искиткеч матур бәйрәм оештырдылар, аларга халык җырлары һәм биюләре, матур чәчәк бәйләмнәре һәм бүләкләр, эчкерсез котлаулар бүләк иттеләр.