11 гыйнвар 2019 яңалыклары
-
Сыерлы йорт - сыйлы йорт
Питрәч районы башлыгы Илһам Кашапов күп балалы гаиләнең хыялын тормышка ашырды – аларга сыер бүләк итте.
-
Янган кешеләрне коткару – битараф булмаганнар эше
Безнең районда узган ел янгыннар азрак булган. 2017 елда 51, 2018 елда 47 янгын теркәлгән. Бәхеткә, узган ел янгыннарда беркем дә һәлак булмады. Бу турыда безгә Питрәч районы янгын күзәтчелеге башлыгы Максим Лобода хәбәр итте.
-
Беренче турнирлар югары дәрәҗәдә үтте
Яңа елның беренче көннәре спорт ярышларына бай булды, питрәчлеләр район ярышларында актив катнашып кына калмадылар, республика ярышларында да чыгыш ясадылар.
-
Ленино-Кокушкино авылында яшәүчеләр өчен "Раштуа кичәләре" оештырдылар
Бәйрәм кунаклары төрле конкурсларда, "Көйне тап" уенында актив катнаштылар, табышмаклар чиштеләр, җырлар җырладылар һәм, әлбәттә, чыршы тирәли әйлән-бәйлән уйнадылар.
-
Безнең белән калуыгызга, рәхмәт!
Ярый әле яңа тормыш башлау өчен дүшәмбедән кала Яңа ел да бар! Килешәсездер, Яңа ел яхшырак. Ни генә дисәң дә, дүшәмбе - авыр көн. Ул әче таңнан, иртәнге сәгать 7дә гомуми планеркадан башлана, бусагадан атлап керүгә үк эшли башларга куша. Ә Яңа ел – киң күңелле, ул безгә ял итәргә, көч җыярга мөмкинлек бирде. Шуңа күрә, кадерле укучыларыбыз, без сезнең белән тагын бер елны бергәләп башлавыбызга аеруча шат. Безнең белән калуыгыз өчен рәхмәт!
-
Балаларга әкият һәм могҗизага ышаныч бүләк иттеләр
Яңа ел бәйрәме көннәрендә балалар гына түгел, ә олылар да әкияткә, могҗизаларга ышана башлый. Бу аеруча балалар өчен сихри вакыт. Алар Кыш бабайны, бүләкләрне, күңелле сюрпризларны түземсезлек белән көтеп ала. Ничек аларның күңелен төшерәсең ди инде! Безнең районда да сабыйларның күңелләрен күрергә тырышалар. Беркем дә бүләксез калмасын өчен, район мәдәният йортында ел саен Раштуа чыршысы оештыралар – бу зур хәйрия чарасы, анда балаларга әкият бүләк итәләр.
-
90 еллык тормыш тарихлары
Шушы көннәрдә Питрәчнең берничә озак яшәүчесе үзенең 90 яшьлек юбилейларын билгеләп үтте. Район хакимияте вәкилләре аларга чәчәк бәйләмнәре һәм бүләкләр, Россия Президенты исеменнән котлау хатлары тапшырдылар. Юбилярлар, үз чиратларында, кунакларга үз язмышлары турында сөйләде.