14 ноябрь 2014 яңалыклары
-
Киләчәк яшьләр кулында
Һөнәрләр турындагы "Киләчәккә билет" район иншалар бәйгесенә йомгак ясалды. Анда районның өлкән сыйныф укучылары катнашты.
-
Валентина иң яхшы белгеч
Ике көн буе Казан ветеринария академиясендә һөнәри осталык бәйгесе барды. Анда республиканың яшь авыл хуҗалыгы белгечләре "Һөнәре буенча иң яхшысы" дип аталган чарада катнашты. "Иң яхшы зоотехник" номинациясендә 1 нче урынны районыбыздан Валентина Миндугулова яулады. Ул "Ак Барс" кошчылык комплексында эшли. Кыз үзенең тәэсирләрен хәбәрчебез белән уртаклашты.