16 май 2014 яңалыклары
-
Питрәчкә “Майский гром” триалы килде
Районыбыз үзенең бай тарихи-мәдәни мирасы һәм үзенчәлекле табигый туристик ресурслары белән үзенә җәлеп итеп, тартып тора. "Майский гром-2014" язгы триал-турнирында катнашучыларның безнең районны сайлавы шуның белән аңлатыла, күрәсең.
-
Питрәчтә гаилә көнен билгеләп үттеләр
Бу көнне,15 майда, район мәдәният йортында Богородск авылыннан Екатерина һәм Александр Логиновларны алтын туйлары, Шәледән Сания һәм Габдулла Булатовларны бриллиант туйлары белән котладылар. Шулай ук район башлыгы Эдуард Дияров яшь гаиләләргә ана капиталы сертификаты тапшырды. Юбилярларга һәм яшь парларга район мәдәният йорты артистлары үз чыгышларын бүләк итте.
-
Питрәчтә булачак солдатларны тантаналы рәвештә армиягә озаттылар
15 майда Питрәчнең үзәк мәйданында булачак солдатларны тантаналы рәветә армиягә озаттылар.