Чечня Республикасыннан Питрәчкә делегация килде
Бу көннәрдә Татарстанга Чечня Республикасының авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Муса Дадаев җитәкчелегендә делегация килде. Аларның төп максаты - агропромышленность комплексы үсеше буенча тәҗрибә уртаклашу. Визитлары вакытында делегация Республиканың уңышлы эшләп килүче авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә һәм оешмаларында булдылар. Шул исәптән, Питрәч районының "Ватан" кооперативында да.