17 май 2019 яңалыклары
-
“Питрәч-ТВ” аудиториясен киңәйтә
Питрәч телевидениесе сезнең белән инде 12 ел! Без атна яңалыклары белән эфирга чыгабыз. Сезгә социаль объектлар төзелеше һәм аларны ачу, кыр һәм ферма хезмәтчәннәре эше, авыллар тормышы, мәгариф, мәдәният һәм спорт өлкәсендәге вакыйгалар турында сөйлибез.
-
Кадерле әбүнәчеләр! "ТАТМЕДИА" АҖ кабат сезнең өчен призлар уйнату турында игълан итә.
Акциядә* катнашыгыз һәм мультиварка, ит тарткыч, блендер яки юрган оту мөмкинлеге алыгыз. Төп приз үзгәрешсез кала – 32 дюйм диагональле телевизор.
-
Питрәч районы Әлбәден авылында крепость төзиләр
Питрәч районы чираттагы зур фестивальне үткәрергә әзерләнә. Бу юлы – «Әлбәден» хәрби уеннары», ул 21-23 июнь көннәрендә Әлбәден авылында, Брест крепостенең легендар сакчысы, Советлар Союзы Герое Петр Михайлович Гавриловның туган җирендә узачак. Фестивальдә төрле мәйданчыклар эшләячәк, фестиваль кунаклары сугыш чоры атмосферасына эләгәчәкләр: окоплар һәм блиндажлар, хәрби техника һәм төрле гаскәрләрнең кирәк-яраклары, концерт программасы, кыр кухнясы эшләячәк һәм тынлы оркестр уйнап торачак. Вакыйгалы фестивальләрне оештыручы Наилә Таҗиева хәбәрчебез Екатерина Зайцевага боларның барысы турында да тулырак сөйләде.