20 март 2020 яңалыклары
-
Рөстәм Миңнеханов: антисептикларга бәяләр артуга юл куярга ярамый
Татарстан Президенты дезинфекция чаралары җитештерә торган предприятиедә булды.
-
Социология фәннәре докторы: закондагы төзәтмәләр илнең чын тарихын саклап калачак
Конституциягә тарихи дөреслекне яклау турындагы төзәтмә кертәчәкләр.
-
Питрәчтә кеше югалган
Россия Эчке эшләр министрлыгының ТР Питрәч районы буенча бүлеге 12 мартта 15.00 сәгать тирәләрендә үз өеннән чыгып киткән һәм әле дә кире кайтмаган, ТР, Питрәч районы, Питрәч авылы, Мелиораторов урамы, 12 нче йорт, 14 нче фатир адресы буенча яшәүче 1948 елның 3 июнендә туган Корбангалиева Хәлимә Нургали кызын эзли.
-
Спорт яңалыклары
Бөтен илдәге кебек үк, бездә дә массакүләм чаралар үткәрүгә вакытлыча чикләүләр кертелде. Бу атнада берничә спорт турниры җанатарлар катнашыннан башка узды.
-
Пенсионерларның да футбол уйныйсы килә
Званка авылы пенсионерлары футбол уйнарга тели. Бу турыда авылда яшәүче Анатолий Александров хәбәр итте. Моңа нәрсә комачаулый соң, бу турыда безнең материалдан белә аласыз.
-
Балаларны өйдә үзләрен генә калдырмагыз
Язгы каникуллар вакытында балаларның үз-үзләрен тотышы турында исегезгә төшерәбез. Аларның ут белән шаяруы янгын, җәрәхәтләнүгә һәм хәтта һәлакәткә китерергә мөмкин. Ел саен Татарстанда унга якын бала янгын корбаны була.
-
Паника үзе дә йогышлы авыру кебек икән
Без яңа вирус пандемиясе аркасында районда азык-төлек кибетләрендәге хәлне үз күзләребез белән күреп кайттык. Бүгенге көндә коронавирус турында ишетмәгән кеше юктыр. Яшереп торасы юк, эштә дә, өйдә дә, ашаганда да шул турыда гына сөйләшәбез. Телефонга төрле хәбәрләр килеп тора, күпләр тоз, карабодай юллап йөгерешә, каронавирус шаукымы белән кибетләрдә хәзер аншлаг.
-
“Районда керәшен мәдәниятен үстерү өчен барысы да эшләнә, бернинди каршылыклар юк”
Питрәчтә ТР керәшеннәренең иҗтимагый оешмасы идарәсе утырышы узды. Республиканың иң актив керәшеннәре узган елга йомгак ясадылар һәм киләчәккә планнар билгеләделәр.